Сине эзлим бүген, Сөембикә.
Чакырдың бит үзең Казаныңа.
Килдем әле, күптән күрешмәгән.
Монда һәрбер сукмак изге миңа.
Бел, милләтең синең — татар диеп,
Мөһер суккан шулай әби — бабам.
Бишек жырым — «Әллүки» дән башлап,
Йолаларга тугры булып калам.
Сөембикә, манараңа карап,
Хыял диңгезендә бүген йөзәм.
Сүрәтеңә карыйм, күзем алмыйм.
Акыл сирпеп бага синең күзләр.
Ватаным дип, милләтем дип типкән,
Күпме типкәләнгән синең йөрәк.
Синең кебек батыр булу өчен,
Аңлыйм : теләк кенә түгел, көч тә кирәк.
Ни кызганыч, еллар үтү белән,
Батырлар да, никтер туа сирәк.
Манараңа карап, уйга калам:
Татарым диеп жаным сулкылдый.
Йөрәгендә Сөембикә йөргән
Бөек татарымның кызы мин.
Вакыт узган, хәтта ташлар инде тузган
Яулар аша узган халкым бар.
Сөембикә — горур һәйкәл булып,
Милләтемә үрнәк булып кал.
Киң жилкәннәр куеп хыялыма.
Татарыма юрыйм киләчәк.
Ана телле, «Әллүки» ле буын
Сөембикә ханым,
Алмаш булып сиңа киләчәк.