(укыйсы килмәгән бер малай көндәлегеннән)
Сентябрьдә кисәк кенә бөтен тормышым үзгәрде. Мин мәктәпне күрә алмый башладым. Моңарчы мин ваемсыз, рәхәт, бәхетле яшәдем. Әтием белән әниемә бердәнбер малай. Алар мин теләгән бөтен нәрсәне эшлиләр иде. Телевизордан яраткан мультфильмнар карап, рәсемнәр ясый алдым. Бүлмәдә яраткан уенчыгым белән сәгатьләр буе туктый алмыйча сойләшеп, уйнап утыра алганмын. Миңа моны әни сөйләгән иде. Менә уйлыйм инде: миңа ул вакытны яшәргә ничек рәхәт булган. Балачагымда мине бөтен кеше ярата дип уйлап яшәдем. Алты яшем тулгач, кинәт- бац!-мәктәпкә.
Иртән беренче көнне мин шат та булган идем бугай әле. Әти-әни миңа: “Менә ничек әйбәт, улым, син чын мәктәпкә барачаксың” , “Менә кара, бу синең сумкаң, син аның белән көн саен мәктәпкә йөриячәксең!” кебек сүзләр сөйләделәр. Миңа караганда, алар үзләре өчен сөенделәр бугай.
Әни сөйләве буенча беренче көнне мин хәтта еламаганмын. Мәктәптән кайткач, тиз генә ашаганмын. Тәлинкәдәге бар ашау ашалган булган. Мин торып киткәч, кашыгым артымнан төшеп калган. Мин тизрәк бүлмәгә кереп яраткан уенчыгыма мәктәптә ничек кызык булганын сөйләргә ашыкканмын.
Шул вакытны бу минем соңгы бәхетле минутлар булганын белсә идем… Чөнки моннан соң бар да кире башка китте.
-Киттек, — диде әни икенче көнне, — киен тизрәк, соңга калабыз.
-Кая?
-Ничек инде кая…Мәктәпкә!
-Юк.
-Нәрсә-юк?
-Мин бүтән анда бармыйм.
-Кара син моны. Нишләп икән?
-Җиткән инде, күрдем инде мин ул сезнең мәктәбегезне, бер кызыклы әйбер дә юк анда. Минем өйдә эшем күп. Мин уенчыгыма машина ясыйм дип ышандырган идем.
Әни минем каршыда тезенә утырды да мине күндерә башлады: “Алай ярамый инде, улым. Син бит инде хәзер зур.
Мин елый башладым. Тик никадәр генә каршы торырга тырышсам да, миңа ул көнне мәктәпкә барырга туры килде… Шуннан китте инде… Өйдә миңа гел бер сүзне кабатлыйлар: “Укы!” “Укы!” “Укы!” “Укы!”. Бу минем өчен түгел. Бар нәрсә минем бер колактан керә, икенчесеннән чыга да китә. Минем белән бар да әйбәт. Ләкин миңа кызык түгел. Кы-зык тү-гел. Шул гына.
Сез миңа ышанмассыз инде, ләкин мин спортны да мәктәп кебек яратмыйм. Аның кадәр түгел инде, ләкин яратмыйм. Сез мине анда күрсәгез генә, аңлар идегез. Минем ни буй, ни мускуллар юк, көчем дә юк. Чын хлюпик инде, натуральный.
Спортны яратмаганга күрә, бердәнбер яраткан дәресем физкультура белән дә эш барып чыкмады. Укытучыбыз Наил абый белән килешә алмадык, чөнки ул миңа гел нәрсәдер эшләргә, йөгерергә, сикерергә куша иде. Ә минем артыгын селкенәсем дә килми. Тәк, менә шулай итеп, узган елны мин физкультура дәресенә дә төкердем…
Мәктәптәге 1 ай шулай узды. Миннән кем чыгар иде икән, әгәр дә кунакка минем Гарифулла бабай килмәсә…
Шулай гадәттәгечә, мәктәптән кайтып кереп, сумкамны болгап аттым да, телефонымны тотып, диванга сузылып яттым. Гарифулла бабам минем яныма килеп басты да: “Хәлләр ничек соң, укучы?”, — диде. Аны күрүгә, балалар бакчасындагы кебек, кочагына атылдым. Әтием белән әнием, берсен берсе бүлдерә- бүлдерә, миннән зарланырга тотындылар. Бабам тыңлап торды. Тик бер сүз дә дәшмичә, тышка чыгып китте. Мин, бабай кайтып китте дип уйлап, еларга тотындым. Минем елавыма гына игътибар итүче булмады. Инде бер дә булмагач, бабайны эзләп, тышка чыгып киттем. Бабай лапас янындагы эскәмиядә утыра иде. Борынымны мышык-мышык тартып, янына барып утырдым. Ул бер сүз дә дәшмәде. Шулай күпме утырганбыздыр, бабай авыр сулап куйды. Миңа ничектер оят булып китте. Әти белән әни аның башы әйбәт эшләгәнен: математикадан да, татар теленнән дә, тарихтан да гел беренче булганын әйтәләр иде.
— Эх, -диде ул. – булмады инде.
— Нәрсә булмады, бабай?- дип сорадым мин аның сөйләшә башлаганына сөенеп. – Бернәрсә дә булмады. Мин ялкау малайлар белән сөйләшмим, — диде дә бабай өйгә кереп китте. Мин эскәмиядә утырып калдым. Еларга да уйлаган идем, еламадым, чөнки бабай -кунакта. Хәзер миңа бабайның ышанычын кире кайтарырга кирәк. Тик ничек?
Ул көн шулай узып китте. Бабай минем белән ачылып сөйләшмәде. Икенче көн дә үтте, шул ук хәл. Болай булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Ни эшләргә кирәген әниемнән сорадым. Ул озак кына уйлап торды да:
— Тырышып укып карыйсыңмы әллә, улым? Бабаң бит укыган кешене ярата, — диде.
Минем ул төнне йокым йокы булмады. Башымда тик бер уй: “Ни эшләргә?”. Күпме генә уйласам да башыма бер юньле фикер килмәде. Мин әни киңәшен тыңларга булдым.
Икенче көнне мәктәптә тыныч кына утырдым, укытучы әйткән эшләрне эшләргә тырыштым. Хәтта укытучы апа яныма килеп:
— Авырмыйсыңдыр бит, акыллым? – дип сорады.
Өйдә өй эшләремне дә әнием белән эшләдем. Икенче көнне хәтта укытучы апа мактады да. Аның мактавына шулкадәр күңелем булды. Өй эшен тагы да тырышыбрак эшләдем. Бабай да яныма килеп, елмаеп китте хәтта.
Шулай итеп, көннәр уза торды. Мәктәп тә начар җир кебек тоелмый иде инде. Ә иң мөһиме: бабам минем белән сөйләшә башлады, алай гына да түгел, без аның белән күп вакытны бергә уздырдык.
Рәхмәт, бабай!