Әй , авылым!
Әй , авылым минем , күпме әзләсәм дә ,
Таба алмыйм сиңа тиңнәрне.
Сиңа тиңдәш башка җир юктыр ул,
Яулап алдың син һәрбер йөрәкне.
Табигатен синең серле дөнья кебек,
Таң калдыра, сүзсез итә һәммәсен.
Кайларга гына барсам да мин,
Башка җирне инде ахры сөймәсмен
Гомер буе сиңа әсир булдым,
Болыннарга , елга , күлләргә
Инеш буйларына , суклагыма,
Илтә торган мине үрләргә .
Нарат , каен, тал , имәннәр,
Рәт- рәт булып төзелеп утыра.
Әй авылым, минем шундый матурлыкны,
Таба алмадым бүтән бер кайда .
Серләремне сиңа ачтым , синдә тоттым,
Уйларымны сиңа бүләк итеп,
Мәңгелеккә сиңа омтылдым.
Әй авылым ,
Минем сөйләр сүзләр күп шул алар,
Сиңа карап мин сокланам .
Кайларда гына йөрсәм да мин,
Башкаларга сине алыштырмам.