Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Поэзия на татарском языке

БӘЛКИ
 Күңелемдә булган хисләремне
Каләм алып тезәм юлларга ,
Ошбу  юллар бәлки кирәк булыр әле
Мин булмаган еллар агышында …
 Бәлки иманына кайтыр берәү
Укып минем шигырь юлларын .
Аңлар берәрсе үз баласына
Туган телнең кирәк булганын….
Җиргә мәңге килмәгәнен  аңлап
Берәү белер туган кадерен ,
Күрше белән уртак телен табар,
 Дусларына бүләр телемен .
Шат булырмын , әгәр бер кешегә
Тия  алса минем ярдәмем ,
Яхшылыкка ғына ният алып
Язамын да һаман язамын …

 

Үземә киңәш
Үз- үземә үзем  киңәш бирәм
Ничек итеп  яшәү серләрен …
Онытыр өчен күңелсезлекләрне
Җиң сызганып кирәк эшләргә .
Бирешмәскә кирәк бернигә дә ,
Нык булырга кирәк һәрвакыт .
Үзеңне кулда тотып яшәү кирәк ,
Алдагы көннәргә күз атып …
Мәрхәмәтлелеккә ышану кирәк ,
Табигатьне кирәк ярату.
Әлбәттә кирәк, моңлы көйләр тыңлап
Күңел сандугачын сайрату.
Ничек яшәсәң дә үтә гомер .
Шатлыклар да булыр, кайгы да .
Эссе җәйләре дә яңгыры белән ,
Кышларында салкын кары да .
Бу кыйммәтләрне аңлый алсаң гына
Яшәп була шушы дөньяда .
 Йөрәк ярсуларына бирешмичә
Күңел күлең мөлдерәп тулса да.
Яшәү дәрте барыбер дә көчле
Манчылса да керфек яшьләргә.
Барыбыз да тырышабыз әле
 Озаграк җирдә яшәргә…

Язасым бар.
Күзләремә карап , сорамагыз,
Юктан бүген күңелем кителде …
Челпәрәмә килеп кителде шул
Юка гына бәллүр шикелле .
Табигатем әллә ничек минем
 Боегу да хәтта килешми.
Гомерләрне әле үтәсем бар ,
сынауларга артык бирешми.
Язасым бар әле,сызасым бар
Хыялларда әле йөзәсем …
 Мизгелләрдә туган уй-хисләрне
Түкми-чәчми җепкә тезәсем…

Туган авылым-Тигәнәлем.

И авылым , бөдрә талларыңда

Күңелемдә таган атынам .

Синдә үткән сабый чакларымны

Мин әле дә өзелеп сагынам …

Иң тәү  башлап аяк табаннарым

 Җир җылысын синдә  тойдылар .

Күңелемә  туган җирнең  кадерен

Кара туфрак белән уйдылар …

Телем ачкан  иң беренче сүзем

Туган телем диеп атадым .

Чишмә суларының  иң -иң сафын

Бары синдә  генә  эчтем мин .

Җилләрнең  дә  ин-иң  назлысын

Бары синдә  генә  кочтым мин .

Хезмәт тәмен ,тормыш сабакларын

Иң  тәү  башлап  синдә аңлыйм мин .

Күңелемнең  иң-иң  монлы жырларын

 Бары сиңа гына саклыйм мин .

Мин авылымнын гади улымын …

 

 Мәктәбем көтеп торган

Әбиемдә кунак булдым

Җәйге каникулымда .

 Сентябрь ае җиткәч —

Хәзер сумка кулымда .

 Сиздермичә үтеп киткән

Җәйнең ямьле көннәре .

Салкынча, җиләс һавалы

Юксындырыр төннәре .

Мәктәп безгә ишеген

Киң итеп ачып куйган .

 Озак сузылган яллардан

Күрәмсең, ул да туйган .

Чәчәк бәйләменә күмдек

 Укытучы апаны .

Сагындырган иптәшләрем

 Һәм утырган партам да …

Борыннарны кытыклатып

Буяу исләре аңкый .

Сыйныфыбыз чистарган :

Идән-түшәме балкый .

 Матур-матур гөлләр белән

Тәрәзә төпләре тулган .

Безне шулай әзерләнеп ,

Мәктәбем көтеп торган .

Сынатырга уйламыйбыз

Үзебезнең чиратта .

 «Тырышлар, акыллылар!» — дип

Сөйләрләр безнең хакта …

 

Кар бөртеге

 Кичен чыктым урамга

 Урам буйлап багана .

Багана башларында

 Ильич утлары яна .

Яктысы төшә юлга

 Карларны күмә нурга.

Төрле төсләргә кереп

Карлар яталар янып.

Мин дә йөрим сокланып

Матурлыкка таң калып.

Кар бөртегенә карап

 Бала кебек мин уйнап .

Ә ул оча биектә

 Әйләнә янган утта

 Мине дә үртәп ала

Битемә килеп куна…

 Куна да үбеп ала.

 Сулы эзләре кала.

 Икенче бөртек куна …

Куна ул керфегемә

Күземә минем карый

Шаярып үзе уйный .

Керфегемне чылата

Кар бөртеге елата..

Халилова Кадрия Ринатовна
Страна: Россия
Город: село Большие Тиганы