Бар минем бер песием,
Җирән тунлы нәнием.
Күп шаяра, күп уйный,
Уйнап һич кенә туймый.
Кайтамын мин бакчадан,
Сагынып песиемне.
Башлый уенын яңадан,
Күреп алгач үземне.
Уйныйбыз туп тәгәрәтеп,
Качышлы да уйныйбыз!
Әбиемнең йомгагын,
Бетердек инде сүтеп.
Уйнап, туеп арыгач,
Мультик карап утырам.
Мультикне аңламагач,
Ямансулап утра.
Боекма, инде песием,
Син дә, бераз үсәрсең,
Үсеп, буйга җиткәчтен,
Бакчага да йөрерсең.
Песи, песи, песием!
Шаян дустым,нәнием.
Яратам мин үзеңне.
Аңла инде син мине!