Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
“Әнине үпмәдем мин соңгы тапкыр да…”

                                                   «Әнине үпмәдем мин соңгы тапкыр да…»

 

Иртә белән Алсу мәктәпкә ашыкты,

Анасы кызына бик сокланды.

Кара ситца күлмәк, кызыл битләре,

Зур толымнар, елмайган йөзләре.

Китәр алдыннан кыз  онытты,

Әнисен каты кочаклап үбәргә.

Нишлисең инде, бала ашыкты,

 Кирәк иде мәктәпкә китәргә.

Ана йөрәге сизде начарны.

Бәлки юкка гына ул борчыла?

Бәйрәм бит бүген! Беренче кыңгырау!

Тик йөрәгендә төрле хисләр туа.

Алсу мәктәптә. Ул сөенә.

Шигырь сөйли,җырлый көенә.

Аның йөрәге шатлык белән тулган.

Ләкин анага кайгы…Ни булган?!

Мәктәпне алар чолгап алдылар,

Тавыш күтәрде автоматлар,

Явызлыгы белән алар куркыттылар,

Кемнәр алар? …Террористлар.

Алсуның куркудан күзләре йомылды,

Кырыенда кинәт ишек ачылды.

Укучы егет озак уйламады,

Күтәрде Алсуны, ишеккә атылды.

Бергә, ашыгып, чаптылар, качтылар,

Ләкин тапты аларны террористлар.

Ул хайван  җәлләмәде коралын,

Атты, үтерде юлында ул барын.

Шул бәндә озак карап торды,

Уйланган булды, кызганган булды,

Кинәт кенә автоматын күтәрде,

Калтыраусыз атты, Алсуны үтерде.

Алсу егылды, йомылды күзләре,

Кызыл канга буялды чәчләре,

Соңгы уйлар баланың башында:

» Әнине үпмәдем мин соңгы тапкыр да…»

Даутова Аделина Ильнуровна
Возраст: 27 лет
Дата рождения: 01.01.1997