Ямьле Кама буйларында,
Сиксәненче елларда,
Хуш исле җиләк пешкәч чак…
Әнием туган җиһанга.
Яраткан куллар сөйгәч,
Ай үсәсен, көн үскән.
Чибәр, акыллы булуы,
Бар да әбиемнән күчкән.
Кечкенә чакның баскычы,
Бакча юллары белән үрелгән.
Аннан мәктәп чылбырлары
Бер-бер артлы үтелгән.
Әйбәт имтихан тапшырып,
Унбер елын сүткәч,
Саубуллашкан мәктәп белән,
Унҗиде яшенә җиткәч.
Аның алда олы максат:
Һөнәр сайлау мизгеле…
Укытучы булам дигән,
Уйлап тормаган ике.