“Әни” сүзе табышмак
Әни, әни, әни дибез
Кем була соң ул Әни?
Әнисенең кем икәнен
Әйтеп бирде бер сабый.
Әни сүзен аңлар өчен
Әни булырга кирәк.
Әни сүзен аңлаучылар
Кызганыч шул, бик сирәк.
Әни миңа җан бирүче
Аллах әмере белән.
Аның күргән михнәтләрен
Мин үзем генә беләм.
Мин авырсам, ул да чирли
Икебез бит бер кеше.
Мин терелеп хәл кергәнче
Туктап тора бар эше.
Ашата да. эчертә дә
Һәм иркәләп йоклата.
Төннәр йокымыз үтсә дә,
Әнкәм мине ярата.
Бала чакта без аңлыйбыз
Әни безгә бик кирәк.
Үсеп җитеп аяк баскач
Аңлаучылар бик сирәк.
Ашарга да узе таба,
Тәмле шәрәбләр алда.
Аны иркәләп үстергән
Анасы хәзер кайда?!
Мич артында, аралыкта
Утыра әни – карчык,
Ничек үтәр бу көнем дип
Утыра әни –качып.
Юк, каргамый ул баласын,
Гаепле ди мин үзем.
Нинди сүзләр ишетсә дә,
Гафү итә һәр сүзен.
Килер бер көн — вакыт узгач,
Аңына килер бала.
Белмим инде ул вакытта
Исән булырмы ана?
Шул көнне көтә ана… 2019 ел