Әни булсам, мин кызыма
Чын машина алыр идем.
Каникулда кызым белән
Африкага барыр идем.
Кызымны көнгә өч тапкыр
Кинога кертер идем.
Ни сораса кызым миннән
Гел алып бирер идем…