Муса абый, инде бик күп еллар үтте
Шулай да мин, абый, дип дәшәм.
Синең белән бүген икәүдән-икәү
Чын күңелемнән серләшәм.
Әкияттәге серле йомгак булып,
Тәгәрәде тормыш сукмагың.
Һәр тыкрыкта саклап торган сине
Котыла алмаслык үлем тозагы.
Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә,
Муса абый, аяк-кулларың,
Бер көч тэ юк җирдә богауларлык
Синең кайнар йөрэк моңнарың.
Гомерең синең моңлы бер җыр булды,
Үлемең дә яңгрый җыр булып.
Үз халкыңа тугры хезмәт иттең
Үлгәндә дә калдың җыр булып!
Теләкләр бер булса, киртә түгел икән
Гасыр белән гасыр арасы.
Еллар аша рәхмәт эйтэ сиңа
Егерме беренче гасыр баласы!