Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мне же всего сорок четыре года…

Мне же всего сорок четыре года…

Мухаммад Махдиев

Перевод выполнила ученица

МБОУ «Татарская гимназия №15», г. Казань

Габбасова Азалия

Хисмет и Хакимулла вступили в бой в одном батальоне. Батальон чуть был не уничтожен в первом же бою. Они пришли из Суслонгера. В лагере Суслонгер они месяц рубили деревья, копали землянку и однажды ночью внезапно погрузились в товарный поезд и отправились на фронт. Суслонгер забрал много сил у людей. Плохо кормили, строили и разбирали бани. До получения военного обмундирования прошло много времени. Обувь совсем износилась. И все же Хисмет не выдержал – однажды во время политинформации попросил отправить его на фронт. На следующий день, переночевав в землянке изготовил себе лапти. Увидев это грузинский парень, который был командиром взвода, очень удивился. После этого до получения боевого обмундирования, Хисмет стал плести лапти на весь взвод.

Хисмет был при смерти.

Был он очень добрым, здоровым парнем. Его называли Атзабарским Камали Хисматом.. Но вот он здесь лежит без сознания.

Во влажный песок, смешанный с сосновой хвоей капает кровь Хисмета. Вот оно, то, что дало ему силы все сорок четыре года, капля за каплей. Кровь, испеченная из ржаного хлеба и пшеничных булочек на атзабарском поле, стекала по берегу Финского залива. Вся красота человека – в крови. Все доброе в человеке в крови. Это, наверное, то, что они называют душой. Стой, душа моя, стой. Остановись моя кровь, сохрани меня. Ох уж, этот осколок! Откуда же он взялся! Ни одного фашиста не удалось застать врасплох. Какая польза от войны?

…Оставшийся в окружении раненый Хисмет долго катался по сосновому лесу на берегу Финского залива. Сколько часов? Сколько дней? Этого он не знал. В первый день он себя не помнил. Первая бомбежка, первый страх, первый труп – все забыто. Против их батальона с моря атаковали танки. Осколок снаряда пробил колено Хисмета, убежав с товарищами, он с грохотом бросился в яму под сосной. Товарищи побежали за большими валунами на берегу. Хисмет отстал от них, оставшись в яме и через некоторое время потерял сознание. Придя в себя, он начал ползать. Звук боя остался позади. И только самолеты с черными крестами летали над сосновым бором. В них никто не стрелял. Значит, линия фронта отступила. Прошла ночь. На следующий день Хисмет, выбравшись из валунов, дополз к берегу моря. Море притихло. Но что это? Хисмет не поверил своим глазам. Среди выброшенных волнами старых камышовых зарослей лежали сотни фуражек и бескозырок. О, Боже! Глазам не верится. А морские чайки играют, как ни в чем не бывало.

Хисмет стиснул зубы. Выругался. Выпил глоток воды из фляги. Там оставалось еще немного воды. Надо как-то было двигаться вперед, к своим. Сторона восходящего солнца – наша.

Вечером того дня солнце зашло глубоко покраснев, отражая в море золотой блеск. Крупные хвоинки высоких сосен также окрасились в золотистый цвет. Стоп, какой это месяц? Конец августа? Или начало сентября? Внутри леса стало холоднее. Бросило в дрожь. Через некоторое время стало жарко. Затем наступила ночь. В лесу какая-то птица всю ночь кричала над Хисметом. Голос этой птицы был очень узнаваем. Это птица… Это птица… Это – ворон. В селе Хисмета он часто кричал, поднявшись на луну мечети. Старик Камали, услышав крик ворона, часто терял спокойствие, сказав: «ждёт труп, проклятый», старался прогнать их со двора. Довольно… Оказывается, это не Финский залив, а Атзабар… Надо же, сейчас расскажу, как упала первая бомба…

У Хисмета началась гангрена.

В ту ночь он потерял сознание. На следующее утро его обнаружили двое оставшихся в окружении бойцов. Хисмет, придя в сознание, открыл глаза. Но подумав, закрыл. Снова открыл. Нет, он не ошибся. Один из бойцов подавал ему воду был Хакимулла. Хисмет пожал ему руку. Затем долго держался за руку русского парня, одетого в большую пилотку. В такие моменты воины не бросают друг друга – значит, теперь надо только не умереть. Так и случилось.

Днем отступать было нельзя. Поселились в овраге и ждали вечера. Хакимулла и русский парень собрали ветки и сделали носилки. Поясные ремни регулировались для увеличения. У Хисмета поднялось настроение. Со слов русского парня, линия фронта находилась на расстоянии около десяти километров. Это слово согревало сердце. День был долгим, и трое воинов в песчаном овраге, глядя на сосновые боры, вспоминали о прошлой жизни. Хисмета после обеда снова бросило в жар. Глаза закрывались. Несколько раз говорил о смерти.

– У меня, – сказал он, – есть двухмесячная дочь Минниса. Зовут Зульфия. Если ты вернешься живым – найди моих. Съезди в моё село Ташлытау. Расскажи им, как я умер… А ты не стесняйся тех времён. Моя старшая дочь Минниса сама бойкая. Я не держал на тебя обиды. Только в тот день мы с твоим отцом поругались… Моя дочь бойкая, на меня похожа.

– Я жил так, как хотел. Ни о чем не жалею. На Сабантуе стал батыром. Отец был скромным, бедным человеком. Мать – сильная женщина, я был на неё похож, со строгим нравом. Когда возникал спор о том, кто пойдет первым к девушке то, я побеждал. Договорившись пойдет тот, кто обойдет в морозную погоду босиком пол деревни, тому и достанется девушка. Я победил. Только гостья-девушка, услышав это, заплакала от стыда. А вечером, увидев меня, чуть не потеряла сознание. Я был красавцем. Когда я пела, все старики плакали. Девушка поцеловала меня в тот же вечер, сказав, что настоящий мужчина должен быть именно таким.

Второй раз тоже поспорили. Такие у нас деревенские ребята, сам знаешь. У нас в каждом доме есть. Не уступает Чистопольским мишарям. Тогда речь шла об образованной девушке с золотыми зубами, приехавшая из города. Это была революция. И на этот раз я победил. Договорились о том, кто съест целого барана, того и девушка. Съел. Девушка встретившись со мною вечером, посмеялась от души. «Ты, парень, мне очень нравишься, ну тебе надо учиться» — сказала она. После этого я вернулся на курсы. Был ветсанитаром. В то время называли – байтар.

Перед заходом солнца Хисмет стал бредить. Выругался.

– Ну, что это за Бог? Мне же всего сорок четыре года. В нашей деревне до сих пор живет старик Габдулхаер – еще до революции он был стариком. Никого у него нет, ждёт смерти. Почему я должен умереть? Я этого Гитлера на том свете достану! Попадись он мне, едва ли он жить останется. Едвали… Едвали…

…Саперными лопатами выкопав мокрый песок, похоронили Хисмета. Над могилой установили круглый валун, облицованный именно мельничным камнем. Наступила темнота, пора было идти на восток.

А та птица на сосне до сих пор кричала….

Оригинал

Миңа бит нибары кырык дүрт яшь…

Мөхәммәт Мәһдиев

Хисмәт белән Хәкимулла бер батальонда сугышка керделәр. Батальон беренче бәрелештә үк кырылып бетә язды. Алар Суслонгердан килгәннәр иде. Суслонгер лагерында бер ай агач кистеләр, землянка казыдылар да, бер төнне кинәт кенә товар поездына төялеп фронтка чыгып киттеләр. Суслонгер кешеләрне бик йончытты. Ашау-эчүнең рәте булмады, мунчалар салып аларны рәтләгәнче керләнеп беттеләр. Хәрби кием алганчы шактый гомер узды. Аяк киемнәре тетелеп бетте. Болай да йөрәге селкенеп кенә торган Хисмәт бу хәлләргә түзмәде – бер көне политинформация вакытында үзен фронтка җибәрүләрен сорап тавыш чыгарды. Икенче көнне землянкада төн утырып ул үзенә чабата ясап киде. Взвод командиры булган грузин егет моны күреп шаккатты. Шуннан соң, хәрби обмундирование алганчы, Хисмәт бөтен взводка чабата ясап торды.

Инде Хисмәт үлем белән тартышып ята.

Бар иде донъяның йөрәкле, таза чибәр бер егете. Аны Атҗабарның Камали Хисмәте дип йөртәләр иде… Инде ул җан бирә алмыйча ята.

Кан тама, нарат ылыслары белән аралашкан дымлы комга Хисмәтнең каны саркый. Менә ул, кырык дүрт ел буе аңа куәт биргән нәрсә, тамчылап әрәм була. Атҗабар басуындагы арыш ипиен, бодай күмәчен ашап ясалган кан Фин култыгы буенда тама. Кешенең бөтен матурлыгы – канда. Кешенең бөтен яхшылыгы – канда. Җан дигәннәре шул кандыр ул. Тукта, җаным, тукта, акма. Тамма, каным, мине сакла. Аһ, бу кыйпылчыкны! Каян килеп эләкте соң бу! Ичмасам бер генә фашистны да терәп атып булмады бит. Сугышка килеп йөрүеңнән ни файда?

…Чолганышта калган яралы Хисмәт Фин култыгы буендагы нарат урманы эченнән озак шуышты. Ничә сәгать? Ничә көн? Моны ул белмәде. Беренче көнне шуышканда кая таба барганын белмәде. Беренче бомбежка, беренче курку, беренче мәет күрү барысын да оныттырган иде. Аларның батальонына каршы диңгез буеннан танклар һөҗүм итте. Снаряд кыйпылчыгы Хисмәтнең тез башын челпәрәмә китерде, иптәшләре белән йөгереп барган Хисмәт нарат астындагы чокырга гөрселдәп барып төште, Иптәшләре яр буендагы зур валуннар артына йөгерделәр. Хисмәт алардан чокырда аерылып калды һәм бераздан аңын югалтты. Аңына килгәч шуышты да шуышты. Сугыш тавышы бөтенләй ераклашкан иде. Кара тәреле самолетлар нарат башларына тияр-тимәс кенә очып йөрделәр. Аларга атучы булмады. Димәк – фронт линиясе чигенгән. Төн узды. Икенче көнне Хисмәт валуннар арасыннан шуышып диңгез буена килде. Диңгез тыныч кына чупылдап утыра. Ләкин бу ни хәл? Хисмәт үз күзләренә ышанмады. Дулкын белән чыгарылган иске камыш чүпләре арасында йөзләгән фуражка, безкозырка чайпала иде. Йа алла! Күз күреме җирдә шулай баш киемнәре чайпала. Ә диңгез акчарлаклары берни дә булмагандай чыелдыйлар, уйныйлар.

Хисмәт тешләрен кысты. Сүгенде. Флягасыннан бер йотым су эчте. Бүгенгә җитәрлек су бар. Ничек тә алга, үзебезнекеләргә таба шуышырга кирәк. Кояш чыккан як үзебезнеке.

Ул көнне кич кояш бик кызарып батты. Диңгез буенча алтын күпер сузылды. Биек наратларның эре ылыслары алтын төсенә керделәр. Тукта, бу кайсы ай? Август ахырымы? Сентябрь башымы? Урман эче салкыная башлады. Тәнне дерелдәү басты. Бераздан эссе булып китте. Аннан төн җитте. Урманда ниндидер бер кош төне буе кычкырды. Ул гел Хисмәт өстендә генә кычкырды. Бу кошның тавышы бик таныш иде. Бу кош… Бу кош… Бу – козгын. Хисмәтләрнең авылында ул мәчет аена кунып кычкыра иде. Камали карт шул козгын кычкырса бөтен тынычлыгын югалта, «мәет өмет итә ул, каһәр» дип мәчет ишегалдына кереп козгынны куркытып йөри иде. Тукта… Бу – Фин култыгы түгел, Атҗабар икән бит… Менә хикмәт. Менә мин сезгә сөйлим әле беренче бомбаның ничек төшкәнен…

Хисмәттә гангрена башланган иде.

Шул төнне ул аңын җуйды. Иртәгесен аны чолганышта калган ике сугышчы табып алдылар. Хисмәт аңына килеп күзен ачты. Саташам дип уйлады – күзен йомды. Тагын ачты. Ләкин саташмый икән. Аның авызына су тиереп торган сугышчыларның берсе Кара Чыршының Хәкимулла иде. Хисмәт ут кебек кызган куллары белән аның кулын кысты. Аннан зур пилотка кигән ябык кына рус егетенең кулын озак тотып ятты. Мондый вакытта сугышчылар берсен берсе ташламыйлар – димәк, хәзер үлмәскә генә кирәк. Болай булгач булды.

Көндез кыймылдарга ярамый иде. Чокырга урнаштылар да, кичне көттеләр. Хәкимулла белән рус егете ботаклар җыеп носилка ясадылар. Бил каешларын өстерәү өчен көйләделәр. Хисмәтнең күңел күтәрелде. Рус егетенең әйтүенә караганда, фронт линиясе ун чакрым чамасы ераклыкта иде. Бу сүз күңелләрне җылытты. Көн озын булды, өч сугышчы комлы чокырда, нарат башларына карап, үткән тормышны искә алдылар. Хисмәт төштән соң кызыша башлады. Күзен йомгалап ятты. Иртәнге дәрте сүрелгәндәй булды. Берничә тапкыр үлем турында сөйләшеп алды.

– Минем, – диде ул, – Миңнисамның ике айлык кызы бар. Зөлфия исемле. Син исән-сау кайтсаң – безнекеләрне күр. Безнең авылга бар. Ташлытауга да бар. Минем ничек үлгәнемне сөйлә… Ә син теге вакытлар өчен бер дә оялма. Минем олы кыз Миңниса үзе чая булды. Мин сиңа ачу тотмадым. Теге көнне генә әтиең белән сүзгә килеп алдык та… Минем кыз чая булды. Үземә охшаган.

– Мин бай күңелле булдым. Үлсәм дә үкенмим – теләгәнчә яшәп калдым. Сабантуй саен батыр калдым. Әти юаш, фәкыйрь күңелле кеше иде мәрхүм. Әни үткен хатын – мин шуңа охшаганмын. Мин усал булдым. Җыен чибәр кыз минеке булды. Бер кунак кыз янына кем барасына бәхәс чыккач, мин җиңдем. Үзебезнең авылның урамын чатнама суык көнне көпә-көндез кем яланаяк әйләнеп чыкса, шуңа була дидек. Мин чыктым. Кунак кыз моны ишеткән дә, хурланып елаган. Ә кичен мине күргәч һушсыз була язды. Чибәр идем. Мин җырлаганда карт-коры елый иде. Кунак кыз шул кичне үк үзе башлап чоланда суырып үпте. Егет булса шундый булсын, диде.

Икенче вакыт тагын шулай бәхәсләштек. Безнең авыл егетләре шундый, үзең беләсең. Бездә йорт саен бер шундый ташбаш. Чистай мишәрләреннән бер дә ким түгел. Анысында читтән кайткан алтын тешле бер укымышлы кыз иде. Анысы революция булгач. Бу юлы да мин җиңдем. Кем бер сарык бәрәнен ашап бетерә, кыз шуңа була дидек. Бетердем. Алтын тешле кыз кич очрашкач рәхәтләнеп көлде. Син, егет, миңа бик ошыйсың, ну сиңа укырга кирәк, диде. Шуның сүзе белән курсларда йөреп кайттым. Витсанитар булдым. Ул вакытта байтар дип йөртәләр иде.

Кояш батар алдыннан Хисмәт саташа башлады. Яман сүгенде.

– Ну, бу алла да нәрсә карый икән ә? Миңа бит нибары кырык дүрт яшь. Әнә безнең авылның Габделхәер карт әле дә яши – революциягә кадәр үк карт кеше иде инде. Беркеме юк. Үлем көтеп яши. Ник мине үтерә бу алла ә? Миндә ни дәхеле бар аның, тиомать! Ну теге донъяга баргач чукынып үлсәм үләм, Гитлерны эзләп табам. Сукыр тәре! Әле минем җырлап ятар вакытым бит! Едвали ул исән калыр миңа эләксә. Едвали… Едвали…

…Сапер көрәкләре белән юеш комны казып Хисмәтне күмделәр. Кабер өстенә нәкъ тегермән ташы төсле түгәрәк бер валунны шудырып бастырдылар. Караңгы төшкән, көнчыгышка таба барырга вакыт иде.

Ә теге кош нарат башында һаман кычкырып калды…

Габбасова Азалия Рифовна
Страна: Россия
Город: Казань