Сабаның иң матур почмагында
Мингәр дигән гүзәл авыл бар.
Бар яктан да булган безнең авыл,
Күпләр аны ишетеп танырлар.
Ерак түгел Йомгалак урманы
Ишетелә аның шаулавы.
Җәен кырда печән чапкан
Абзыйларның чалгы кайравы.
Җәү җитүгә, иркен басуларда
Көн-төн тракторлар эшлиләр.
Уңышны без мулдан алабыз,
Чөнки тырыш безнең кешеләр.
Тыныч кына шулай, үз җаена
Ага бездә Мишә елгасы.
Шунда балык тотып, су коенып
Ял итәләр яше һәм карты.
Һәр ел саен июнь уртасында
Шау-гөр килеп үтә сабантуй.
Ял итәргә бөтен Рәсәй килә,
Иң яхшысы – безнең сабантуй.
Җиләк, гөмбә, шулай ук чикләвек
Күпме кирәк, шуның кадәр җый.
Бу электән килгән байлыгыбыз
Ходай безгә бүләк иткән сый.
Кайда гына юл алсак та,
Авылымны сагынып кайтам.
Мин яратам сине, авылкаем!
Мин яратам сине, яратам!