XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем шигырьләр

Роберт абыйга.

Роберт абый, синең шигырьләрең-

маяк кебек барыр юлымда.

Синең иҗат, синең әсәр аша

аңлыймын мин барын, барын да.

Кайберләре бик,бик гади  кебек.

Кайберләре үткен һәм усал!

Роберт абый гына яза ала,

бирә ала иде киңәш һәм мисал.

Ничә буын тәрбияләдең син?!

Армый хезмәт иттең халыкка.

Роберт абый, синең шигырьләрең,

яшь буынга кирәк, чынлап та!

Әти-әнием телен хөрмәт итәм,

горур тотам япь-яшь башымны!

Роберт абый тәрбиясе ярылып ята:

хөрмәт итәм горур халкымны!

ТУГАН ЯГЫМ-ТАТАРСТАН!

Туган җирем – Татарстан!

Табигате бай аның.

Кайларга гына барсам да,

Сагынып кайтам аны.

Шаулап аккан елгалары,

саф сулы чишмәләре!

Иелеп суын эчеп алсаң

онытыла бар зәхмәте.

Ә урманын күр син аның!

Искиткеч байлык бит бу!

Яшь буын сакларга тиеш-

урманнар саулык бит ул!

Чын күңелдән сүз бирәмен-

Саклармын табигатъне!

Туган як – изге җиребез,

күрсәтик эшебезне!

МӘСКӘҮ-БАШКАЛАМ!

Руссиянең башкаласы-

Мәскәү- минем хыялым.

Әле миңа унбер генә,

бик хыялланыр чагым!

Матурлыгын, олылыгын

интернет аша күрәм.

Кремелендә, үзәгендә

тормыш кайный-мин беләм.

Бай тарихлы башкала ул,

өйрәнәм әкрен генә.

Заман белән бергә атлый,

тормыш бит таләп итә.

Мәскәүемә – башкалама

уңышлар юлдаш булсын!

Кызыл мәйданда йөрергә

миңа да насыйп булсын!

Иркя Ахметянова Айзатовна
Страна: Россия
Город: Набережные Челны