XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем йорэгемдэ хэр музейга да урын бар.

         Минемчә, җир йозендә үз гомерендә бер генә тапкыр да музейда булмаган кеше аздыр. Бигрәк тә мин яшәгән шәһәрдә. Чөнки Алабуганы ачык һава астындагы музей дип йортәләр.

            Безнең шәһәрдә музейлар бик күп. Аларның һәрберсендә төрле экспонатлар саклана. Бу борынгы көнкүреш кирәк-яраклары, киемәр, корал, атаклы кешеләрнең шәхси әйберләре, китаплар. Музейларда ерак әби-бабаларыбыз нәрсә белән кулланганнарын күреп була. Элеккеге заманда кешеләрнең ничек гомер итүен күз алдына китерүе бик кызык. Андагы экскурсовод апалар да бик кызыклы итеп сөйли. Мисалга, минем хәтеремдә борынгы үтүк калган. Элек кешеләр утсыз яшәгән, шуңа безнең әбиләребез керне чуен утүк белән утүкләгән. Мондый үтүкләрне ут өстендә тотып яки мичтә җылытканнар. Алар бик авыр . Әнием утүкли торган заманча үтүкләр күпкә уңайлы. Музейлар булмаса, мин бу борынгы үтүкне тагын кайда күрә алыр идем? Чөнки без чабаталарны, чүлмәкләрне, көянтәләрне, орчыкларны рәсемнәрдә генә күрәбез. Ә музейларда аларны чынбарлыкта күреп була .

          Ел саен мин түземсезлек белән Халыкара музейлар көнен көтеп алам. Ул май аенда уза. Бу көнне музей хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм уздыра. Мин бу көнне Ленин мәйданына килергә яратам. Биредә торле бәйгеләр оештыралар. Ярышларда катнашкан өчен биредә жетоннар бирәләр. Сәүдә киштәсендә мин аларны сувенирлар яки татлы ризыкларга алыштырам. Музей осталары теләге булган һәр кешене урамда торле курчаклар, балчыктан сувенирлар ясарга , келәм тукырга , елга ташларына рәсем ясарга өйрәтә.

          Бу көнне миңа хәтта таныклык та бирделәр. Миңа аны курчак ясарга ойрәткән бер оста тапшырды. Документта “ Титова Камилла курчак ясау буенча дәрес алды һәм аңа “Останың укучысы дигән исем тапшырылды” дип язылган. Хәзер мин үземнен иптәш кызларымны да курчак ясарга ойрәтә алам.

          Мине иң яраткан көнем һәм төнем – “Музейлар көне һәм төне” . Бу көнне шәһәребезнең бар музейлары көндез генә түгел, төнлә дә эшли һәм миңа әнием төнге 12 гә кадәр йокламаска рөхсәт итә. Бу төнне мин әти-әнием белән музейларда йөрибез. Биредә, чынын булмаса да, уенчык балык тотып яки ком төбендә хәзинәр эзләп табып үзеңә баллар җыярга була. Аннан аларны акча урынына кулланып “Трактир” музей –театрында ашарга була. Бехтерово музеенда чын микроскопка карап үзеңне галим итеп тоярга, буеңны һәм авырлыгыңны үлчәргә була, тәмле үлән чәйләре белән сыйлыйлар. Надежда Дурова музеенда солдат боткасын ашарга, төнге учак янында утырырга була. Рәссам Шишкин музеенда мин чын рәссам кебек рәсем ясап карадым. Биредә без 19нчы гасыр киемнәрен дә киеп карадык. Минем әнием борынгы замандагы күлмәкне киде , ә мин элеккеге вакытта кызлар кия торган шарфны бәйләп карадым. Миңа бик тэ кызык булды.

          Беренче сыйныфтан алып без класс җитәкчебез Масолыко Светлана Викторовна белән музей шогыльләренә йөрибез. Ай саен бер музейга экскурсиягә барабыз. Миңа бигрәк тә декоратив-кулланма сәнгать музее ошый. Биредә безне торле эшләнмәләр ясарга өйрәтәләр. Күптән түгел фәрештә ясарга өйрәттеләр. Бу матур фәрештәләр һәрвакыт минем белән һәм мин аларның мине торле бәлаләрдән саклавына ышанам. Курчаклар ясый белүнең миңа дәресләрдә дә кирәге чыга. Чөнки хезмәт һәм әйләнә-тирәне ойрәнү дәресләрендә безгә үз кулларыбыз белән төрле курчаклар ясарга туры килә.

          Май чабу бәйрәмен без Надежда Дурова музеенда уздырдык. Кавалерист-кыз ишегалдында без уеннар уйнадык, торле бәйгеләрдә ярыштык, Май чабу карачкысын яндырдык. Безне музейда эшләүче апаар телеңне йотарлык комаклар белән сыйлады . Самовардан эчкән чәй бигрәк тәмле була икән. Ат арбасына утырып урам әйләнүе ни тора! Мондый бәйрәмне мин беркайчан да онытмаячакмын !

            Ярый эле безнең шәһәрдә шулкадәр музейлар бар! Анда эшләп тарихны саклаучы апа-абыйлар безне Алабуганың горурылыгы булган бар нәрсәгә мәхәббәт һәм хөрмәт белән карарга өйрәтә. Ә музейларга йоргән кеше күп нәрсәгә ойрәнә. Ул акыллы , белемле булып үсә. Мондый кеше үз шәһәренең тарихын беләчәк. Үткәнне онытмас өчен кешеләр музейларга йорергэ тиеш, дип әйтә минем әнием.

       Алабугада тууым белән мин бик бәхетле. Өебезгэ башка шәһәрләрдән кунаклар килсә, безнең аларны алып барыр җиребез күп. Әлбәттә, беренче чиратта музейларга алып барабыз. Кунаклар бу кадәр тарихи объектларны , һәйкәлләрне күргәч таң кала. Чонки аларның шәһәрләрендә музейлар бик аз яки бөтенләй юк дияргә була. Һәм, һичшиксез, Алабугага тагын кунакка киләчәкбез дип китәләр.

         5 яшемдә беренче тапкыр рәссам Иван Шишкин музеенда булганнан соң минем дә анын кебек рәсем ясарга ойрәнәсем килде. Шуңа күрә рәсем мәктәбенә йори башладым. Көмеш гамыр китапханәсендә булганнан соң, минем дә шагыйрә Марина Цветаева кебек оста итеп шигырьләр язасым килде. Шәһәребез музейларында булганнан соң, мин Алабуганы тагын да ныграк ярата башладым. Кул эшләре белән шогыльләнә , рәсемнәр ясый , шигырьләр яза башладым. Күптән түгел Алабуга турында шигырь чыгардым.

 

Табигатьнең ямьле почмагында

Мең ел калкып тора бер кала.

Нокърәт белән Чулман кочагында

Җәелеп ята бөек Алабуга

 

Мең ел буе шайтан шәһәрчеге

Ниләр генә монда күрмәгән.

Кемнәр генә монда килмәгән дә,

Кемнәр генә моннан үтмәгән.

 

Атаклы бай сәүдәгәрләрең

Төшкән микән монда бөлгенгә,

Башын имәс кыю каторжаннар

Бу юллардан киткән сөргенгә.

 

Цветаева Марина, син рәнҗемә

Озаткан өчен соңгы юлыңа.

Үз иткән бит бу якларны

Хәтта кавалерист кыз Дурова.

 

Нарат-чыршылардан тора

Алабуга урманнары.

Шуннан килеп чыгар төсле

Рәссам Шишкин аюлары.

 

Чиксез горурланам синен белән

Туган җирем минем, газиз калам.

Теләкләрнең иң изгесе сиңа

Мең ел яшә әле, Алабугам!

 

       Тиздэн без сыйныф белән Надежда Дурова музеена барачакбыз. Анда безгә кавалерист- кызның батырлыгы турында сөйлиячәкләр. Мин бу тарихка сәяхәтне зур түземсезлек белән көтәм. Чөнки минем белемнәрем тагын да артачак. Һәм мин зур ышаныч белән әйтә алам- минем йорәгемдә һәр музейга да урын бар!

 

Титова Камилла Юрьевна
Страна: Россия