XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Минем иҗатым

Мәхмүт ага Хөсәенгә багышланган шигырь

Мәңге сүнмәс җыр

Ямьле язлар сине бүләк иткән,

Җылы җилләр сыйпап үстергән.

“Сугыш” дигән кансыз дошман килеп,

Ерак — еракларга алып киткән.

Анда да син алгы сызыкларда,

Туган илең данын якладың.

Сыкраса да алган яраларың,

Халык ышанычын акладың.

Сабый чактан тибрәткән каләмең,

Моңнар булып яңгырый бүген дә.

Син халкымның тиңсез горурлыгы,

Мәңге сүнмәс җыры күңелдә.

Галим Хатыйп Миңнегуловка багышлыйм

Хатыйп абыйга

Җәйнең ямьле май айлары,

Бүләк иткән Хатип аганы,

Зәй суларын эчеп үскән егет,

Ул талантсыз була аламы?

Купме хезмәт, китап, мәкаләләр,

Кайнар табаларда биешкән.

Данлы исем, шөһрәт, мактауларга,

Ул үз көче белән ирешкән.

Исеме дә җисеменә туры,

Килә диләр аның турында.

Хатип абый оста оратор ул,

Күрсәтүче тугры юл гына!

Сыерчыгым

Хуш киләсең, җылы язым!

Сау бул инде, югаласың карым!

Очып кайтты, бәхет кошым — сыерчыгым,

Моңлы да ул, минем нәни уенчыгым.

Хәйран калып күзәтеп тордым,

Чыпчык белән озак тартышуын.

Җиңеп чыкты, батыр кошым — сыерчыгым,

Гайрәтле ул, минем нәни уенчыгым.

Зәңгәр күккә карап сузды җырын,

Искә төшергәндер үткән юлын.

Җимнәр сиптем, тизрәк үссен сыерчыгым,

Чут — чут сайрый минем нәни уенчыгым.

Дуска

Егылсам да торып алга барам

Авырлыкларга карамыйм.

Тормышны мин яратам,

Бары тик рәхмәт әйтәм.

Гомерең матур, кояшлы,

Һәм дә күңелле булсын.

Йөрәктә яшьлек яшәсен,

Күзеңдә учак янсын.

Туган көнең белән котлыйм,

Исәнлек, саулык телим!

Абдрахманова Дина Ильдусовна
Страна: Россия
Город: Казань