(2002-2005 нче елларда Чечен Республикасында
хезмәт иткән Әхмәтҗанов Илшат абыема багышлана)
Минем абый солдат булган,
Ул Чәчәндә сугышкан,
Бессланда дуслары белән
Балаларга булышкан.
Хәрби киеме эленеп тора,
Хезмәт иткәндә кигән.
Күкрәгендә медале бар
“Батырлык өчен” дигән.
Хәрби антка тугры булып,
Авырлыкларны җиңгән.
Тыныч тормыш булсын өчен,
Ул бөтен көчен биргән.
Мин аңардан үрнәк алам
Башлаган һәр эшемдә.
Якын дустым гына түгел,
Ул әле киңәшчем дә.
Һәрвакыт ЧЫН КЕШЕ булып,
Тормышыңда калсаңчы.
Горурланып әйтә алам:
Минем абый – Ватан сакчысы.
Тик изгелек юлдаш булсын
Барасы һәр юлыңда,
Үзең кебек булышырдай,
Дустың булсын кырыңда.
Тормыш күгендә кояшың
Җылытып, балкып торсын.
Үзең теләгән хыялың
Гел чынга ашып торсын.