XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Милли бәйрәм — Сабантуй

Милләтемнең бер бәйрәме бар,

Көтеп алынганы, изгесе.

Борынгыдан килгән милли бәйрәм,

Үткәннәрнең якты көзгесе —

Сабан туе! Һәр ел саен

Халкым көтеп алган көн.

Мәйданнарда мескенлеген

“Аркасына салган” көн.

Көрәшә ир-егетләре

Үзен-үзе оныта.

Әйтерсең гаделсезлекне

Баш аркылы ыргыта.

Аргамаклар ярсый, уктай атылып

Очып керә мәйдан түренә.

Атлар чабышында халкымның да

Башын имәс рухы күренә…

Кырык эшен кырык якка ташлап.

Халкым бәйрәм итә елга бер.

Бие, җырла, көрәш, татар иле,

Истә калсын матур бу дәвер!

Камаев Ринат Азатович
Страна: Россия