Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Альфиза Ибатуллина Ильнаровна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы
Перевод с русского на татарский
Категория от 14 до 17 лет
Михаил Пришвин, «Кояш келәте»

Переславль-Залесский шәһәре тирәсендә Блудово сазлыгы янындагы бер авылда ике бала ятим кала. Аларның әнисе авырудан үлә,ә әтисе Ватан сугышында һәлак була.

Без бу авылда балалардан бер генә йорт аша яшәдек. Әлбәттә, без дә башка күршеләр белән бергә аларга ярдәм итәргә тырыштык. Алар бик мөлаем иделәр. Настя озын аяклы, чәчләре кара да, бик аксыл да түгел, алтын йөгертелгән шикелле балкып торалар, ә йөзендәге сипкелләр алтын тәңкәләр кебек зур,бөтен битен каплаганнар-нәкъ алтын тавык диярсен.Борыны гына сипкелсез,матур булып өскә карап тора иде.

Митраша апасыннан ике яшькә кечерәк.Аңа әле генә ун яшь тулып китте. Ул кыска буйлы,ләкин бик тыгыз тәнле,киң маңгайлы һәм нык муенлы .Үзсүзле һәм көчле малай иде ул.

Укытучылар үзара аны елмаеп “капчыктагы кәтүк ир” дип атыйлар иде.

“Капчыктагы кәтүк ир” дә,апасы кебек, алтын сипкелләргә күмелгән, борыны чиста һәм өскә карап тора.

Әти-әниләренең вафатыннан соң аларның барлык хуҗалыгы үзләренә калды: алты почмаклы йорт, Зорька исемле сыер, Дочка исемле тана, Дереза исемле кәҗә, исемсез сарыклар, тавыклар, алтын әтәч Петя һәм дуңгыз баласы Хрен.

Әмма бу байлык белән бергә мескен балаларга бөтен терлекне карау да эләкте. Ләкин шундый гына сынауларга юлыккан димени сугыш чоры балалары!Башта, без әйткәнчә, балаларга ярдәм итәргә аларның ерак туганнары һәм без барыбыз да, күршеләр килә идек. Әмма бик тиздән акыллы һәм тату балалар барысын да үзләре өйрәнеп, яхшы яши башладылар.

Нинди акыллы балалар иде алар! Мөмкин булса, алар җәмәгать эшенә дә кушылырлар иде. Ул почык борыннарны колхоз кырларында, болыннарда, терлек ишегалларында, җыелышларда, танкка каршы чокырларда күрергә мөмкин иде:тере тиен тоткан шикелле иде алар.

Бу авылда без читтән килеп яшәсәк тә, һәр йортның тормышын яхшы белә идек. Хәзер шуны әйтә алабыз:бу балалар кебек тату яшәгән һәм эшләгән бер генә йорт та юк иде.

Мәрхүм әнисе кебек, Настя таң беленгәнче, көтүче быргысы белән уяна иде. Чыбыркы белән үзенең яраткан көтүен куып чыгарып, өйләренә әйләнеп кайта. Инде йокларга ятмыйча, ул мичкә ягып җибәрә, бәрәңге чистарта, төшке ашны әзерли һәм хуҗалык эшләре белән төнгә кадәр мәшгуль була.

Митраша исә әтисеннән агач савыт-саба ясарга өйрәнеп калган. Үз буеннан ике тапкырга зуррак булган ышкылау станогы,шөшлеләре бар.Шул ышкы ярдәмендә ул такталарны юна,бер-берсенә туры китереп куя һәм тимер яки агач боҗра белән әйләндереп ала. Сыерлары булгач, бу балаларга базарда агач савыт- саба сатуның әллә ни әһәмияте дә юк, әмма мәрхәмәтле кешеләр кемгә – юынгычына агач савыт, кемгә –тамчы җыярга мичкә, кыяр яки гөмбә тозларга-кисмәк, хәтта гөл утыртырга гади савыт та сорыйлар. Ул аны эшләячәк, аннары аңа да яхшылык кире кайтачак. Тик савыт-саба ясау һөнәреннән тыш, аның җилкәсендә хуҗалыктагы бөтен ир-ат эше дә, иҗтимагый эш тә ята. Ул барлык җыелышларда да катнаша, анда күтәрелгән мәсьәләләрне аңларга тырыша һәм, мөгаен, нәрсәдер аңлап та барадыр. Ярый әле,апасы аннан ике яшькә өлкәнрәк, югыйсә ул, һичшиксез, мактана башлар, һәм аларның дуслыгында да тигезлек булмас иде. Кайчагында Митраша әтисенең әнисенә ничек өйрәткәнен искә төшереп, әтисенә охшарга тырышып,апасына шулай ук үгет-нәсихәт бирә. Ләкин Настя аның сүзләренә игътибар бирми, баскан урынында елмаеп тик тора… Аннары “Капчыктагы кәтүк ир”нең ачуы чыга башлый һәм ул һәрвакыт кыланып, борынын өскә чөеп әйтә:

— Менә тагын!

-Нигә син кыланасың? – ди апасы аңа каршы.

— Менә тагын! – ди усалланып энесе.

— Син, Настя, үзең кыланасың.

— Юк, син!

— Менә тагын!

Шулай үзсүзле энесен котыртып алгач,Настя аны башыннан сыйпап ала да, Митрашаның күңеле тынычлана.

-Әйдә,бергә чүп утыйбыз ,- ди апасы.

Энесе кыярның чүбен утарга,чөгендер тәпкеләргә яки бәрәңге утыртырга тотына.

Әйе, Ватан сугышы вакытында һәркемгә бик авыр булды,ул авырлыкны сүзләр белән генә аңлатып та бетереп булмыйдыр. Балаларга да төрле мәшәкатьләр, уңышсызлыклар, кайгы-хәсрәт кичерергә туры килде. Ләкин аларның дуслыгы барыннан да өстен булды. Без тагын шуны әйтә алабыз: бу авылда Митраша белән Настя Веселкиналарныкы кебек эчкерсез дуслык юк иде. Ата-ана хәсрәте, мөгаен, ятимнәрне шулай тыгыз берләштергәндер.

Михаил Пришвин , "Кладовая солнца"

В одном селе, возле Блудова болота, в районе города Переславль-Залесского, осиротели двое детей. Их мать умерла от болезни, отец погиб на Отечественной войне.

Мы жили в этом селе всего только через один дом от детей. И, конечно, мы тоже вместе с другими соседями старались помочь им, чем только могли. Они были очень милые. Настя была как Золотая Курочка на высоких ножках. Волосы у неё, ни тёмные, ни светлые, отливали золотом, веснушки по всему лицу были крупные, как золотые монетки, и частые, и тесно им было, и лезли они во все стороны. Только носик один был чистенький и глядел вверх.

Митраша был моложе сестры на два года. Ему было всего только десять лет с хвостиком. Он был коротенький, но очень плотный, лобастый, затылок широкий. Это был мальчик упрямый и сильный.

«Мужичок в мешочке», улыбаясь, называли его между собой учителя в школе.

Мужичок в мешочке, как и Настя, был весь в золотых веснушках, а носик его, чистенький тоже, как у сестры, глядел вверх.

После родителей всё их крестьянское хозяйство досталось детям: изба пятистенная, корова Зорька, телушка Дочка, коза Дереза, безымённые овцы, куры, золотой петух Петя и поросёнок Хрен.

Вместе с этим богатством досталась, однако, детишкам бедным и большая забота о всех живых существах. Но с такой ли бедой справлялись наши дети в тяжкие годы Отечественной войны! Вначале, как мы уже говорили, к детям приходили помогать их дальние родственники и все мы, соседи. Но очень что-то скоро умненькие и дружные ребята сами всему научились и стали жить хорошо.

И какие это были умные детишки! Если только возможно было, они присоединялись к общественной работе. Их носики можно было видеть на колхозных полях, на лугах, на скотном дворе, на собраниях, в противотанковых рвах: носики такие задорные.

В этом селе мы, хотя и приезжие люди, знали хорошо жизнь каждого дома. И теперь можем сказать: не было ни одного дома, где бы жили и работали так дружно, как жили наши любимцы.

Точно так же, как и покойная мать, Настя вставала далеко до солнца, в предрассветный час, по трубе пастуха. С хворостиной в руке выгоняла она свое любимое стадо и катилась обратно в избу. Не ложась уже больше спать, она растопляла печь, чистила картошку, заправляла обед и так хлопотала по хозяйству до ночи.

Митраша выучился у отца делать деревянную посуду, бочонки, шайки, лоханки. У него есть фуганок, ладило длиной больше чем в два его роста. И этим ладилом он подгоняет дощечки одну к одной, складывает и обдерживает железными или деревянными обручами.

При корове двум детям не было такой уж нужды, чтобы продавать на рынке деревянную посуду, но добрые люди просят, кому — шайку на умывальник, кому нужен под капели бочонок, кому — кадушечку солить огурцы или грибы, или даже простую посудинку с зубчиками — домашний цветок посадить.

Сделает, и потом ему тоже отплатят добром. Но, кроме бондарства, на нем лежит и все мужское хозяйство и общественное дело. Он бывает на всех собраниях, старается понять общественные заботы и, наверное, что-то смекает.

Очень хорошо, что Настя постарше брата на два года, а то бы он непременно зазнался и в дружбе у них не было бы, как теперь, прекрасного равенства. Бывает, и теперь Митраша вспомнит, как отец наставлял его мать, и вздумает, подражая отцу, тоже учить свою сестру Настю. Но сестренка мало слушается, стоит и улыбается… Тогда Мужичок в мешочке начинает злиться и хорохориться и всегда говорит, задрав нос:

— Вот еще!

— Да чего ты хорохоришься? — возражает сестра.

— Вот еще! — сердится брат. — Ты, Настя, сама хорохоришься.

— Нет, это ты!

— Вот еще!

Так, помучив строптивого брата, Настя оглаживает его по затылку, и, как только маленькая ручка сестры коснется широкого затылка брата, отцовский задор покидает хозяина.

— Давай-ка вместе полоть! — скажет сестра.

И брат тоже начинает полоть огурцы, или свеклу мотыжить, или картошку сажать.

Да, очень, очень трудно было всем во время Отечественной войны, так трудно, что, наверно, и на всем свете так никогда не бывало. Вот и детям пришлось хлебнуть много всяких забот, неудач, огорчений. Но их дружба перемогла все, они жили хорошо. И мы опять можем твердо сказать: во всем селе ни у кого не было такой дружбы, как жили между собой Митраша и Настя Веселкины. И думаем, наверное, это горе о родителях так тесно соединило сирот.