XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Матур сүзләр күбрәк әйтегез…

Сүзләр бик күп, әмма һәрберсенең

Үз урыны, үз бурычы җирдә…

Кайбер сүзләр җанга җылы бирә,

Ишетәсе килә көндә, көндә.

Кайбер сүзләр чәнечкеле була,

Күз яшьләрен чиксез койдыра.

Салкын сүзләр җанга үтеп кереп

Бәгырьләрне таштай катыра.

Бу дөньяда рәнҗү, каргыш та бар,

Сагыш та бар телдән әйтелгән.

Һәрбер сүзгә җавап бирү бездән,

Һәм елмаю чын – чын күңелдән.

“Таш атканга, аш белән ат”, — диләр,

Бу әйтемдә мәгънә югары.

Араларга күпер салыр өчен,

Бер җылы сүз җитми нибары.

Эй, дусларым! Матур сүзләр белән,

Дөньяларны бизик, әйдәгез!!!

Күңелле һәм рәхәт булып китәр,

Матур сүзләр күбрәк әйтегез.

Хабирова Ильвина Ильнуровна
Страна: Россия