XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мәрхәмәтле булыйк!

Мәрхәмәтле булыйк!

Сезнең хезмәт җиңел түгел, урманчылар,

Саклап тотсаң гына урман – урман була!

Бераз гына игътибарыгыз кимесә әгәр,

Хәзер явыз көчләр кулын суза.

 

Давылы да, янгыны да бик куркыныч,

 Нинди таза агачлар да кала көчсез.

Янгын килеп чыкмасын, дип тырышасыз,

Урман диеп  янасыз сез, көясез сез.

 

Матурлыкны аны һәркем ярата,

Җиләге дә, гөмбәсе дә тәмле була.

Миллеккә дип ботак җыярга барып,

Ботарлыйлар каеннарны җәлләмичә.

 

Ял итәргә бик яраталар урманда,

Артларыннан өем-өем чүпләр кала:

Пластик шешә, савыт-саба, буш пакетлар,

Банан, алма кабыклары чәчелеп ята.

 

Саф һавада тәмле була бар ризык та,

Казан асып, учак ягалар урманда.

Пыскып кына калган бер күмердән,

Дөрләп китеп, аннан тоташ урман яна.

 

Табигатьнең теле юк мескеннең-

Тагын күпмеләргә чыдар икән?!

Ә бит шул байлыкны саклау, яклау

Тора һәрберебездән: синнән, миннән!

 

Сакламасак, урман мәңгелек түгел.

Тора-бара матурлык юкка чыгар!

Урман бетсә, күлләребез кипсә,

Җир-ананың йөрәге ничек чыдар?

 

Игътибарлы булыйк, мәрхәмәтле,

Урманчының хезмәтен хөрмәт итик:

Урманнарга зыян салмый гына,

Рәхмәт әйтеп кенә чыгып китик!

Шафигуллин Искандер Эдуардович