XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Галимов Ришат Ильдарович
Страна: Россия
Город: Зеленодольск
Перевод с татарского на русский
Категория от 14 до 17 лет
Айгуль Ахметгалиева, Находка

Айрат шел, повторяя про себя: «Хлеб, молоко, две пачки творога», и, свернув за угол дома, вдруг остановился. Перед ним лежал сотовый телефон бордового цвета. Мальчик оглянулся по сторонам, рядом никого не было. В мгновение ока неожиданная находка оказалась в кармане куртки Айрата. Какое — то непонятное чувство «обожгло» грудь. «Но я ведь не украл! Если не я, то нашел бы кто-нибудь другой!» Слова, которыми он утешал себя, словно придавали ему силу. Чтобы не забыть купить то, что просила мама, он хотел повторить «хлеб, молоко…», но стал запинаться, в голове у него все перепуталось. Ни о чем другом, как о своей дорогой находке, он уже не думал. Первым делом он залез в карман, выключил телефон. Вдруг его начнут искать… Эх, быстрее найти бы «тихий уголок» и спокойно рассмотреть свою находку… И вдруг он вспомнил слова мамы. Она, провожая его, несколько раз повторила: «Возвращайся быстрее, одна нога здесь, другая там».

Задумавшись о своей находке, мальчик даже не заметил, как вошел в магазин и наполнил сумку-пакет. И только, проходя мимо кассы, заметил пристальный взгляд девушки-кассира. Его щеки покраснели. Ему вдруг показалось, что она как будто видит в его кармане телефон и вот-вот закричит: «А ты, оказывается, вор!»

Как на крыльях, Айрат мчался домой. И вот вошел в подъезд, но до того, как подняться на четвертый этаж, остановился, достал из кармана телефон. Он не ошибся, находка действительно была дорогой и похоже куплена совсем недавно. Айрат и его сестренка Зиля даже и мечтать не могли о таком «крутом» телефоне. И тут мальчик почувствовал, что пальцы у него становятся горячими, но, обрадовавшись, что телефон непоцарапанный, положил его обратно в карман.

— Быстро ты вернулся, сынок, спасибо!

Мама взяла из рук Айрата пакет и ушла на кухню. Из зала были слышны всхлипывания. Наверное, это недотрога Зиля. Получит ли ненароком «тройку» или кто скажет обидное слово, начинает плакать.

Выглянула из кухни мама, уже успевшая повязать белый платок, и шепнула Айрату: «Она телефон потеряла. А я ей говорю, чтобы не плакала, не велика потеря…»

Зиля, увидев, что Айрат улыбается, взяла маленького медвежонка , который лежал в углу дивана, и бросила в брата.

— Смейся, смейся, конечно, не ты потерял! Все номера, все фотографии были там. Кто-то уже нашел и отключил…

И тут в зал вошла мама, вытирая руки о подол передника и приговаривая: «За считанные минуты можно узнать, чей это телефон. Значит, он попал в руки плохого человека, который знать не знает, что «одно спасибо от тысячи бед спасает».

Айрат хотел похвастаться: «Если потерялся один, то я нашел другой, еще лучше! – но промолчал. Рука Айрата, потянувшаяся в карман за телефоном, повисла, словно раненое крыло птицы. Неужели в эту минуту и о нем кто-то вспоминает как о «плохом человеке». Мальчику стало не по себе. Постеснявшись посмотреть прямо в глаза своей матери, он осторожно достал свою находку из кармана и сказал: «Мама, я тоже только что нашел телефон. Давай наберем номер, найдем хозяина, пусть придет и заберет».

Мама устремила свой взгляд на Айрата. Этот взгляд отражал и ни с чем несравнимую нежность, и материнскую гордость. Только почему-то душу мальчика терзало чувство стыда…

Айгөл Әхмәтгалиева “ТАБЫШ”(хикәя)

“Ипи, сөт, каймак, ике кап эремчек” дигән сүзләрне узалдына кабатлап, өй почмагыннан борылганда, Айрат кинәт кенә туктап калды. Нәкъ аның алдында, аяк астында ук диярлек, караңгы кызыл төстәге кесә телефоны ята иде. Малай ялт кына як-ягына каранды — кеше заты күренми! Күз ачып йомган арада,көтелмәгән табыш Айратның куртка кесәсенә кереп ятты. Шулай да күкрәк турысын ниндидер ят тойгы яндырып алгандай булды булуын! “Урламадым ич! Мин алмасам, барыбер бүтән кеше табар иде…” Үз-үзен тынычландырырга тырышып, иреннәре арасыннан сытылып чыккан сүзләр аякларына көч өстәгәндәй итте. Айрат, адымнарын кызулатып, кибетка юнәлде. Әнисе кушкан әйберләр онытылмасын дип, “ипи, сөт…” дип кабатларга теләгән иде, теле тотлыкты, башы буталды. Уенда каймак та, эремчек тә калмады, тыштан хәтәр затлы күренгән табылдык бар уен биләде. Кулын кесәсенә тыгып, иң беренче эш итеп, телефонны сүндереп куйды. Эзли башламасыннар тагын… Тизрәк аулак почмак табып, шунда иркенләп карыйсы иде дә… Әнисе: “Тиз генә әйләнеп кайт, аягыңның берсе — монда, икенчесе тегендә булсын”, — дип, кат-кат әйтеп чыгарды.

Малай ничек кибеткә кергәнен дә, кулындагы пакет-сумкага ниләр тутырганын да юньләп чамаламады. Акча түләп, касса яныннан үткәндә генә, ак башлыклы сатучы кызның үзенә текәлеп каравын сизеп, бит очына кызыллык йөгерде. Аның кесәсендә табылдык телефон ятканын үтәли күреп, “Син — карак икән!” дип кычкырып җибәрер кебек тоелды.

Аякларын җиргә тидерер-тидермәс, “очып”, Айрат өйләренә кайтып җитте, подъезд ишегеннән үтте. Дүртенче катка менгәнче, ике арада туктап, телефонны кулына алды. Ялгышмаган, табылдык чыннан да затлы иде, җитмәсә, күптән түгел генә алынганга охшый! Күпме хыялланып та, Айратка да, сеңлесе Зиләгә дә мондый “крутой” телефон тәтегәне юк әле! Малай бармак очларына кадәр кайнарлык йөгертгәнен абайлады. Тышы да сыдырылмаган телефонны, шатланып, янә кесәсенә шудырды…

  • Тиз тоттың әле син, улым, рәхмәт яусын!

Әнисе Айрат кулындагы пакетны үрелеп алды да кухняга кереп китте.

Зал ягыннан мышкылдау авазы ишетелде. Зиләдер инде, ул шулай, чебен тимәс чер итәр, ялгыш кына “өчле” алса да, берәрсе кырын сүз әйтсә дә, суган суы агызырга гына тора.

  • Телефонын югалткан.-Чөеп ак яулык бәйләргә өлгергән әнисе, ишектән башын сузып, Айратка пышылдады. — Елама, баш бәласе түгел, дип торам…

Айратның авыз ерып торуын үзенчә аңлаган Зилә диван почмагындагы кечкенә аюны абыйсына таба ыргытты.

  • Көл, көл, синеке югалмаган шул! Бөтен номерлар, фотолар шунда иде. Берәрсе табып алган инде, өзеп куйган…
  • Әйтәсе юк… Югыйсә, тапкач, кемнеке икәнен минутында ачыклап була бит. — Әнисе, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, зал ягына чыгып утырды. — Бер рәхмәт мең бәладән коткара, дигәнне белми торган игелексез бәндә кулына эләккәндер инде.

“Берсе югалса, икенчесен — тагын да шәбрәген таптым!” — дип мактанырга ачылган авызы шапылдап ябылды Айратның. Кесәсенә үрелгән кулы яралы кош канаты кебек салынып төште. Бу минутта аны да кемдер шулай “игелексез бәндә” дип искә ала микән? Малайның тәне эсселе-суыклы булып китте. Әнисенең йөзенә туры карарга кыенсынып, ипләп кенә, табылдыгын тартып чыгарды.

  • Әни, мин дә әле генә телефон тапкан идем. Берәр номерга җыеп, хуҗасын ачыклыйк, килеп алсын, — диде.

Әнисе, күзләрен тутырып, Айратка төбәлде. Бу карашка берни белән чагыштырып булмый торган наз да, ана горурлыгы да сыйган иде. Тик нигәдер малайның күңел түрен оялу хисе телеп үтте…