XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әлифба китабы

Борын- борын заманда кара урман уртасындагы бер матур аланда яшәгән, ди Шукмалай. Әби-бабасын тыңламаган, көне буе урманда җәнлекләрне куркытып,чәчәкләрне таптап йөргән. Көн артыннан көн, ай артыннан ай үткән.

Тик беркөнне, җилкәсенә бер куян һәм кыр тавыгы асып кайтып килгәндә, урмандагы иң биек бер агач артыннан:

-Әй, Шукмалай , нигә алай итенәсең, нигә җәнлекләрне рәнҗетәсең?- дигән тавыш ишетә.Тик беркем дә күренми. Шукмалай аптырап кала.Тавыш килгән якка атлый, кемнедер эзли-тавыш иясе күренми дә күренми .

Янәдән аваз ишетелә:

-Әй, Шукмалай, мин күптән күзәтәм сине. Телисеңме, әйдә танышыйк, дуслашыйк! Мин Әлифба булам.

Шукмалай аны тыңларга да теләми. Борынын югары күтәреп, юлын дәвам итмәкче…

-Танышмыйм,минем синнән башка да урманда дусларым күп,- ди ул.

-Юк, минем дусларым күбрәк,- ди Әлифба.

-Әйдә, һәркайсыбыз дусларын чакырсын, кем янына күбрәк килерләр?

Шукмалай, авызына юмаган бармакларын кабып, дөньяны яңгыратып, сызгырып җибәрә. Тик , никтер, бер дус та күренми. Аптырап кала. Бер киселгән агач төбенә баса да, дорфа гына итеп кычкыра башлый:

— Килегез монда тиз, әгәр килмәсәгез, мин сезне Шүрәледән кытыклатам, Аюдан ашатам, Убырлыдан сихерләтәм, -дип ишләрен куркыта. Тик дуслар юлга да чыкмаган , берсе дә күренми.

Ә Әлифба нишли дисезме? Җайлап кына, майлап кына алфавит буенча дусларын чакыра башлый.

-Акыллым,

-Әдәплем,

-Батыркай,

-Варисым,

-Гаделем,

-Дускаем,

-Елтырым,

-Җанашым,

-Зифакаем,

-Иреклем,

-Карлыгачым,

-Лачыным… — дигәч, бер-бер артлы якын дусларын килә башлый.

Дуслар җыелган алан нурланып китә.

Шукмалай очып килә дә:

— Әйт, зинһар, Әлифба, сере нәрсәдә, сихерләдеңме син аларны?–ди.

— Бернинди сихер юк, Мин –Әлифба. Андагы бөтен хәрефләр минем дусларым. Алар белән көн дә яңа дуслар таба алам. Без бергәләп нәниләрне укырга өйрәтәбез, Теләсәң сине дә үзебез янына алабыз . Тик шуны онытма:

— Матур яшәргә, Намус сакларга, Оят белергә һәм дә Пакъ булырга. — Шукмалай Әлифбага ялына башлый:

-Мине дә өйрәт әле, Әлифба.Укырга өйрәнәм,тәртипле булырга сүз бирәм.

Алар икәү өйгә кайталар.Шул көннән Шукмалай әби-бабасы белән бергә укырга язарга өйрәнә, тәртибе яхшыра.

Күп тә үтми, бу урманга янә бардым. Шукмалайны эзләсәм дә табалмадым.

Шарафутдинова Асылъяр Рамазановна
Страна: Россия
Город: Буинск