XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кышкы җыр.

Авыл урамының тыныч киче.

Кар шыгырдый аяк астында.

Сихри җыр тавышын тыңлап торам,

Айлы сукмакларга бастым да.

Сорау бирдем: көйче кем соң?-дидем.

Компoзитор- Бөек Җил , диләр,

Ә шагыйрьләр- ак кар бөртекләре-

Шигырь яза- яза бииләр.

Отып алыр аны таңда кошлар.

Өр-яңа җыр туар җиһанга.

Күпме серне, күпме могҗизаны

Үз куенына алган Җир-ана.

***

Уйларымны җыеп бер йомгакка

Сукмак буйлап алга атладым.

Кешеләргә ишеттерер өчен,

Кышкы җырны мин дә ятладым.

Нутфуллина Камила Алмазовна
Страна: Россия
Город: Зеленодольск