XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кышкы әкият

Сезгә әкият сөйлимме?

Булган бер кара карга.

Җылы якка китмәгән ди,

Басып йөргән  ак карга.

Чүпләргә бөҗәкләр дә юк,

Өшегән аяклары.

Карга төшенә керә ди

Кояшлы көньяклары.

Кара карга очып киткән,

Кырларда туңып йөргәч,

Якындагы зур шәһәргә,

Ачлык эчләрен бөргәч.

Тугыз катлы өй янында

Яши башлаган карга.

Инде ачка интекмәгән,

Басып йөрмәгән карга.

Бик тә ошап киткән икән

Яшәргә зур калада!

Торган алар тик авылда

Борын-борын заманда…

Садриева Резеда Ришатовна