XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кыңгырау дәшә дәрескә. Батырлар иле.

Җәйге яллар бетте,

Инде көзләр җитте.

Куанышып, балалар

Мәктәпләргә китте.

Мәктәп тә бик сагынган,

Елмаеп, ишек ача.

Укучылар шау-шуыннан

Заллар яңгырап тора.

Кыңгырау дәшә дәрескә,

Инде вакыт җитте ди.

Сезнең килүегезне

Бик сагынып көттем ди.

Күңелле бит мәктәптә,

Нәрсә генә дисәң дә.

Кыңгырау чыңнары һәр ел

Кабатланып килсә дә. ___________

Батырлар иле

Туган авылым –Сугышлы,

Даның илгә таралган.

Газинур һәм Мисбахларны

Минем авылым үстергән.

Газинурның батырлыгын

Белмәгән кеше юктыр.

Дошман амбразурасын каплаган

Егетләребез сирәктер.

Мисбах абый-очучы,

Бик күп очыш ясаган.

Үз гомерен кызганмаган,

Туган илен яклаган.

Шундый батырлар булганга,

Халкым дошманны җиңгән.

Батырлар исеме белән

Авылыма дан иңгән.

Бу дәһшәтле еллар инде

Бик күп артта калганнар.

Без үсәбез, талпынабыз

Тыныч булсын дөньялар.

Имин булсын илебез,

Тыныч булсын күгебез.

Гомерләрен кызганмаган батырларның

Дәрәҗәле булсын урыны.

Батырлар исеменә тап төшерми,

Яшик без дөньяларда.

Бәхетле балачагыбыз

Уралмасын кайгыларга.

Инде күп еллар утсә дә,

Әле сугыш яралары бик тирән.

Батырлар сафы сирәгәйсә дә,

Буын- тамырлары бик тирән.

Җиңү көнен каршы алыйк,

Шатлыкта, куанычта.

Сугыш афәтләрен татымасын

Җир йөзендә беркем дә.

Мусатзанова Альмира Айратовна
Страна: Россия
Город: Лениногорск