XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Компьютер җене

Компьютер җене

 

Компьютерга бер басуга

Бар эшләр дә җанлана.

Һәр нәрсәгә көйле генә

Төгәл җавап сайлана.

 

Сатасың да, аласың да

Интернет-челтәр аша.

Өй эшләрен карарга да

Компьютерда бик ансат.

 

Компьютерсыз әби-бабай

Ничек яшәде икән?

Интернетка бер кермәсәм,

Көн гүя зая үткән.

 

Дуслар белән аралашам

Һәрдаим аның аша,

Сорауга җавап табарга

Тик төймәләргә басам

 

Әни генә әрли кайчак

Минем күңелгә тиеп:

“Компьютер җене кагылган

Сиңа бит,кызым!- диеп.

 

“ Бераз урамда йөреп кер!

Шау-гөр килеп уйнагыз!

Күзсез каласыз утырып,

Киләчәкне уйлагыз!”

 

Әни дә дөрес әйтә күк,

Комп та үзенә тарта…

Ике якка бәргәләнү

Мине гел аптырата.

 

Озак утырсам компьютерда,

Әни төшә борчуга.

Киресенчә, дуслар көтә

Компьютерны ачуга.

 

“Компьютер җене”ннән, дуслар,

Котылу юлы бармы?

Шул турыда уйланам мин,

Иртә-кич армый-талмый.

 

Әгәр барыбыз бергә

Урамга чыксак икән…

Чын-чынлап аралашуга

Әйтегезче, ни җитә?

 

 

 

 

 

 

 

Валиуллина Ралина Ленаровна