XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әкияттә кунакта

Җәйге эссе көн иде, Алмаз иптәшләре белән су керегә китте.  Бик озак һәм рәхәт итеп су кергәч, балалар футбол уйный башладылар. Әллә эсселеккә тузә алмый, әллә күңеле нидер сизгәнгә, Алмаз кабат су буена килде. Килүе юкка гына булмаган икән, басмада алтын тарак күрде. Ул таракны эләктерде дә, урман аркылы, өенә йөгерде. Әкияттәгечә Су анасы кумыймы дип, артына борылып карады. Тик бер кем дә юк иде. Инде тәмам тынычланып, таракка сокланып, сызгыра-сызгыра кайтып барганда, каршына бик ямьсез, сыңар мөгезле җан иясе килеп чыкты. Шүрәле түгелме дип уйлавы булды, күзе алдында торган  бүрәнәгә төште. Шул, Шүрәле үзе икән ләбаса. Яныннан үтеп кенә китсәм, мәрхәмәтсезлек булыр дип, Шүрәленең бүрәнәсенә чөй какты. Шурәле рәхмәтен укып артта калды.

 Алмаз юлын дәвам итте.  Үзе бер туктаусыз таракны нишләтүе турында уйланды. Әнигә дә биреп булмый, үзендә дә калдыра алмый, чөнки урланган. Шуларны уйлый-уйлый инде авылга да якынлашты. Бу вакытта инде кич җиткән иде. Ипләп кенә өйгә кереп, урынына барып ятты.

     Ачык калган тәрәзә аша, күккә күз салды. Анда түгәрәк ай яктысында Ай кызы күренә иде. Нишләдең инде син? Ник алдың ул таракны? Бар тор, илт кире таракны. Тор!Тор!-диде ул.

 Малай киреләнеп ятуын белде. Ай кызы  аның янына ук килеп аны тарткалый башлады.

-Тор!Тор!

Алмаз яткан җиреннән шапылдап идәнгә килеп төште һәм йокысыннан уянып китте. Як-ягына каранды. Әнисенең елмаюлы йөзен күреп аптырап китте.

-Тор инде улым, мәктәпкә соңга каласың, җәй җиткәч йокларсың туйганчы,-диде әнисе.

Бу хәлләрнең төш кенә булуын аңлагач, Алмаз сөенеп куйды.    

Галиев Булат Фиданович
Страна: Россия