Дуслык
Яшәгән ди бер патша. Аның өч улы булган. Олы улы бик матур итеп рәсем ясый белә икән. Уртанчы улы көйләр яза икән, ә төпчек улы шигырьләр иҗат иткән. Өч туган үзара шундый дус булганнар, бер дә аерылмыйлар, ди.. Патша үз улларын бик яраткан. Менә ул аларның дуслыгын тикшереп карарга уйлаган. Улларын җыеп: «Улларым, күңелгә үтеп керә торган җыр кирәк иде. Барысыннан да яхшырак иҗат иткән кешегә бүләгем дә бар. Бер сандык алтын! Сезгә өч көн һәм өч сәгать вакыт бирәм»
Өч туган эшкә керешкәннәр. Олы улы бик матур картина ясаган. Ул анда зәңгәр күк йөзен, күктә очучы кошларны, киң кырларны сурәтләгән. Уртанчы улы бу рәсемне күргән һәм көй язган. Кечкенә улы картинага караган, көйне тыңлаган да шигырь иҗат иткән, ди. Туган якның матурлыгы турында булган бу җыр.
Менә өч көн һәм өч сәгать вакыт үткән, патша хозурына барырга вакыт җиткән. Әтиләре янына килеп: «Без җыр яздык, тик өчне түгел, берне. Без ул җырны бергәләп яздык», — дигәннәр. Патша җырны тыңлаган, бик ошаткан. Сандыктагы алтынны улларына тигезләп бүлеп биргән. Сәнгать һәм иҗат өч туганны тагын да ныграк дуслаштырган икән, ди.
Ни өчен тавыклар очмый
Күптән инде дөньяда тавыклар гаиләсе яшәгән. Әтәч әти, тавык әни һәм аларның өч баласы-чебиләр. Ул заманда барлык тавыклар җәй көне урманда яшәгәннәр, ә кышка җылы илләргә очып киткәннәр.
Җәй җиткән. Тавыклар гаиләләре белән көн буе урман кырыенда кояшта иркәләнеп яшәгәннәр. Алар суалчаннар, үлән һәм җиләк ашаганнар, күлдән су эчкәннәр. Ерак җирләргә очып китү өчен чебиләр көч туплаганнар. Менә көз якынлашып килә, кошларга җылы илләргә очу өчен җыенырга кирәк иде. Бервакыт бер чеби әйтә: “Мин бу җиргә, бу урман читенә, бу күлгә шундый күнеккәнмен, беркая да очып китәргә теләмим!”
— Без бит кыш көне урманда туңабыз!- дип каршы төшкән Әтәч әти.
-Минем дә очасым килми, — дигән икенче бер чеби, — монда минем Ватаным, мин монда дөньяга килдем!
Җылы илләрдә безгә яхшы булыр,-дигән тавык әни, — ә яз көне тагын монда кайтырбыз.
Ә бу вакытта урманда Мәликә исемле кыз гөмбә җыеп йөри икән. Ул кемнеңдер сөйләшкәнен ишеткән һәм нәкъ менә гаиләнең бәхәсләшкән вакытына туры килгән. Сөйләшүгә колак салган. Мәликәгә бу тавыклар гаиләсе шулкадәр ошаган. Ул аларны урманда тамак ялгау өчен алган күмәч белән сыйларга булган. Зинһар, күмәчтән авыз итегез, ул сезгә ошар, — дигән ул тавыкларга. Тавыклар бик тиз генә чүпли башлаганнар. “Бигрәк тәмле!” –дигән бер чеби. “Минем беркайчан да моннан тәмлерәк нәрсә ашаганым юк!”- дигән икенчесе.
— Ә мин андый күмәчләрне көн саен ашыйм, — дип мактанган Мәликә. Миңа аларны әнием пешерә. Теләсәгез, минем янда яшәгез. Мин сезгә көн саен күмәч ашатырмын, -дип тә өстәгән. Шуннан соң чебиләр тагын да ныграк шаулаша башлаганнар: “Әни, әти, монда гына яшик инде! Ерак җирләрдә безне беркем дә алай тәмле итеп ашатмас, тагын суалчан чукырга туры килер!”-дигән алар. Әтәч белән тавык уйлаганнар да чебиләре белән килешергә булганнар, ди. Алар хаклы бит,-дигән тавык, — без бу урыннарга күнеккәнбез. Әйе, бу урыннар безгә бик кадерле, монда безнең балаларыбыз дөньяга килгән, — дигән Әтәч. Шул мизгелдә тылсымчы пәйда булган, ул бөтен сөйләшүне ишетеп торган икән.
— Сез кешеләр янында яши алмыйсыз! Сезнең карарыгыз табигать кануннарына каршы килә! Сез очарга сәләтле, ә хәзер аннан баш тартырга телисезме? Бу дөрес түгел! Ныклап уйлагыз!-дигән ул аларга.
— Без барысын да хәл иттек инде! — дип җавап биргән тавыклар, — безгә бу урыннар ошый, һәм без ел саен ерак җирләргә очарга теләмибез.
Аларның шулай дип әйтеп бетерүләре булган, тылсымчы тавыкларны очу мөмкинлегеннән мәхрүм иткән, ди. Тавыклар моңа бик борчылганнар. Мәликә аларны тынычландырган. Кыш көне җылы сарайда яшәячәкләрен, ә җәй көне үзләренең туган урманнарына китәчәкләрен әйткән. Шул көннән башлап тавыклар кешеләр янында яши башлаганнар, ди. Башка беркайчан да очмаганнар, оча алган вакытларын да онытканнар, ди.