XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әкият «Күмәк эш-күңелле эш»

Әкият.

Күмәк эш- күңелле эш.

Борын-борын заманда, кәҗә командир, үрдәк үрәтник, ә минем әти бәби булганда, әбинең шүрлегендә матур бер савыт эчендә яшәгән ди өч дус: шома Инә, озын аяк Кайчы, нык Җеп. Бик якын дуслар булганнар ди болар, гел бергә, ярдәмләшеп яшәгәннәр ди.

Беркөнне әбинең бабай ясаган матур шкафына бик тә шома, ялтыравык тәнле Атлас исемле күлмәклек бүләк булып килде. Менә шул Атлас көн дә матур агач шкафның көзгесе каршында әйләнә-әйләнә үзен карады, матурлыгына сокланды, киләчәктә бик шәп бер күлмәк булырга хыялланды.

Менә безнең дус егетләребез Атласка өчесе дә гашыйк булдылар. Өчесенең дә Атлас белән дус буласы килде.

Беркөн шома Инә егете түзмәде, дусларына Атласны үлеп яратуын әйтте.

Озын аяк Кайчы да төсе үзгәреп:

“Атлас миңа да ошый, Инә дустым, ул минеке булырга тиеш”- диде. Нык Җеп тә җебеде гыйшыктан, ул да: “Мин дә гашыйк, дусларым, Атласка, аннан башка миңа көн юк”- диде.

Аптырап калды егетләр, нишләргә белмәделәр. Дусларның авыр хәлен күреп, Атлас: “Кем миннән матур күлмәк ясый, шуныкы булам”- диде.

Инә, шатланып: “Миннән башка күлмәк тегеп булмый, димәк, Атлас минеке булачак”- дип, эченнән сөенде.

Нык Җеп тә: “Мин беркетмәсәм, нинди күлмәк чыксын инде?”-дип, күңеленнән шатланды.

Озын аяк Кайчы да: “Матур итеп мин генә кисәм, димәк, Атлас минеке” –дип уйлады.

Өч егет җыйналып, шобага салдылар, кемгә беренче, кемгә икенче, кемгә өченче. Беренче көн шома тел Инәгә чыкты. Атлас белән очрашып, аны тишеп-тишеп тегә башлады, ләкин күлмәк чыкмады. Башын иеп, шома тел Инә кайтып китте. Икенче көнне озын аяк Кайчы белән Атлас очрашты. Кайчы егете Атласны формага салып, кисеп-кисеп чыкты, ләкин шулай ук күлмәклек килеп чыкмады. Атлас таралып бетте.

Өченче көнне нык Җеп егетебез Атлас янына килде. Ни күрсен, Атлас киселеп-киселеп таралып ята, елап шешенеп беткән. Җеп үзенең җепле куллары белән бәйләп-бәйләп карады, ләкин матур күлмәклек килеп чыкмады.

Уфтанып Җеп егете шулай ук кире борылды. Шул көннән Атласны көзге каршында берсе дә күрмәде. Атлас чирләде микән әллә дип, өчесе бергә аның янына килгәндә, Атлас, елап-елап, тишкәләнеп-тишкәләнеп, киселеп-киселеп, бәйләнеп-бәйләнеп, кузгала да алмыйча ята иде. Егетләр Атласны бик нык кызгандылар, бергә утырып, уртак фикергә килделәр: “Беребезнеке булмаса-булмасын, ләкин Атлас көзге каршыннан китмәсен, матурлыгы белән безне сөендерсен” – диделәр. Өчәүләшеп эшкә җигелеп, Атластан бик матур күлмәклек әзерләделәр.

Менә Атлас куркып кына көзге каршына килде һәм ни күрсен… Көзгедә бик тә-бик тә матур күлмәклек басып тора иде.

Шулчак бүлмәгә кечкенә бер кыз йөгереп тә керде, күлмәкне күреп аһ та итте: ”Бәйрәмдә миннән дә матур беркем дә булмас, нинди матур атлас күлмәк!”- диде.

Атлас шатлыгыннан тагын да матуррак ялтырап, өч егетебезне телсез калдырып: “ Күмәк эш- күңелле эш икән” дип, аларга рәхмәтләр әйтте, матур итеп елмайды.

Галеев Ислам Ильсафович
Страна: Россия
Город: cело Татарский Дюм-Дюм