Бабайларның әйтемендә
Бер түгел – мең хикмәт бар.
Кайдан шулай өч-дүрт сүзгә
Бик зур мәгънә салганнар?
Эш кешене бизи, диләр —
Ничек бизәсен инде?
Эш киеме кигән кеше
Матур буламы димен.
Хезмәт төбе – хәзинә, ди,
Бабаем көлемсерәп.
Хәзинәләр җир астында
Күмелгән диеп беләм.
Йокы – ялкауның бәлеше,
Ди бабаем – хәйләкәр.
Йоклаганда бәлеш пешми!
Әйтерсең, мин бәләкәй!
Халык әйтсә – хак әйтә шул:
Кеше гүзәл эш белән.
Лаеклы яшим дисәң,
Яшьтән үк эшкә өйрән!