Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Картлык өметне өзми…

Картлык өметне өзми…

  Бу хәл моннан инде бер ел элек булды, әмма хәтеремдә әле кичәгедәй тора. 
  Бар тирә-якка сокланып, үземнең яраткан шәһәр урамнарын кичеп йоргәндә, ниндидер бер бик сәер йорт алдына килеп чыктым мин. Күпме шушыннан йөрсәмдә, игътибарым бу йортка беренче тапкыр төште.  Шунда ук ниндидер сәер тойгы хисе туды минем йөрәктә. Иске ишекләр, ватык тәрәзәләр, дивар тулы гаҗәеп язулар – болар барысы да миндә ниндидер авыр хис тудырдылар. Шул вакыт, өченче этаждагы бер кечкенә генә тәрәзә минем дикъкатенмне үзенә тартып алды. Ниндидер моңсу йөз карап тора иде миңа аннан.  Яхшылабрак карагач, анда бер карт кына әбине күреп алдым. Аңа кулымны болгадым да, инде китергә идем. Әмма ниндидер серле көч минне артка тартты. Әйтерсең, нәрсәдер мине шушы бинага чакыра иде. 

Күп уйлап тормыйча , мин ,бар булган көчемне җыеп,  ишеккә таба атлый башладым. Ачып керүемә, алдымда ниндидер бер гәүдә килеп чыкты. Кечкенә генә бер хатын,киң елмаеп, мине каршы алды:
Исәнмесез. Сез кемгә? – дигән сүзләр ишеттем мин. 
Бераз каушап калып:
Исәнмесез!  Ә бу нинди йорт? — дип сорап куйдым.
Кызым, бу – “картлар йорты”. Синең монда берәр Танышың бар мы әллә? 
 Юк, ләкин минем өченче этаждагы кечкенә генә тәрәзәләр артында утырган әбигә кереп чыгасы килә. Ярыймы?- дидем мин кыю гына. 
И-и-и, кызым, бу бит Хәлимә апа. Аңа инде алты ел беркем дә кунакка килми. Әлбәттә, кереп чыга аласың. 
Рәхмәт бик зур.- дидем мин,- Зинхар, юлны гына күрсәтегезче.-
 Шулай без алга таба бик зур коридор буенча киттек. 
Һәрбер адым саен, йөрәгем никтер “дөп” итеп куя иде. Әзрәк каушый да башладым инде үзем. Әмма, куркуымны ерып,  көч җыерга тырыша башладым үзем.  Бер, ике, өч… Менә инде мин,  кечкенә генә ишекле,  бер бүлмә каршында басып торам.  Эх,  курктым. Чын әйтәм, курктым.  Ярар, бер килгәч керергә кирәк иде инде. Ишеккә шаку белән:
Кем ул? Улым , әллә син ме? Күпме көттем бит сине, улым,- дигән сүзләр ишетелде.
Гафу итегез. Исәнмесез, Хәлимә апа. Юк, юк, мин улыгыз түгел. Мин – әле генә сезгә урамнан кул болгаган кыз,- дидем мин.
Шул вакыт, мин, ишекне катырак ачып, алга таба бер адым ясадым. Ниндидер сәер , караңгылык биләп алган кечкенә генә бер бүлмә ачылды минем алда. Уң якта, тәрәзә төбендә бәләкәй өстәл белән урындык, сул якта – карават.  Карават өстендә Хәлимә апа утыра иде. Ул минем якка, ышаныч тулы карашын тотып атты. Әмма, мин – аның улы түгел идем. Ләкин, шушы нәни генә әбекәйнең кәефен бозмас өчен, сүзне үзем башларга булдым:
Исәнмесез, тагын бер тапкыр. Минем исемем Гүзәл. Мин ,сезне тәрәзәдән күреп, кермичә кала алмадым.
Әй инде, нинди кымачаулау инде тагын,-диде ул миңа, үзенең көләч йөзен күтәреп.
 Менә нәрсә сәер иде:  күпме ел “Картлар йортында” яшәп тә,ул әби шундый көләч йөзле . Аның күзләре өмет белән тулган иде. Улы килер дип өметләнә иде ул. Әмма инде алты ел беркемнән дә бернинди дә хәбәр юк… Баштан мин үзем турында сөйләргә керештем: ничек укыйм, кайда яшим,нәрсә белән шөгыльләнәм. Әти-әнием турында да сөйләп киттем . Ул, бик кызыксынып, минем хәр бер сүземне йотып, тыңлап утырды. Мин сөйләгән арада, сораулар да биргәләде. Соңыннан ул инде үз тормышы турында сөйләргә кереште. Ничектер авыр иде аңа. Әйтерсең лә, нәрсәдер борчый иде аны:
Кызым, мин 1929 елның 12 июлендә Н. авылында дөньяга килдем. Бала чагымнан ук әниләрем мине эшкә өйрәтеп үстерделәр. Гаиләмдә бер генә бала булганга, мин әтием белән дә бик күп вакыт уздыра идем: балыкка йөрдем, утын ярдым, басуда да комбайнда эшләргә тырыштым. Мине бар яктан да эшкә тарталар иде. Шулай, матур гына яшәп ятканда, бөтен илебезгә зур кайгы төште. Немецлар илебезне баса башлады. Авыл буйлап хатын-кызлар җылавы ишетелде. Ирләрне сугышка озатырга кирәк иде… Минем әтием дә беренчеләрдән сугышка китте. Бу көннәр минем хәтеремдә калды.  Әтиемнең соңгы сүзләре хаман да башымда яңгырый : “Кызым, курыкма! Мин синең өчен, әниең өчен , илебез өчен көрәшергә тырышырмын. Әниеңне ташлама, гел терәк булып тор. Озак та үтмәс, күрешербез әле.”  Әмма әтиемне без бүтән күрмәдек. Берничә атна үткәч, безгә: “ Хәбәрсез югалган …”- дигән хат килде. Әнием ике көн буе ,мендәрдән башын күтәрми ятты. Мин аңа, әтием әйткәнчә, терәк булырга тырыштым.  Күпме вакыт үтсә дә,  әнием бер чит ир-ат ягына борылып та карамады. Әтиемә  тугры булып яшәде. Әйе, авыр булды. Әмма без түздек…
…Мәктәпне бетергәч, мин чит җиргә китмәдем. Безнең авылыбызда да эш бик күп иде. Авылдаш кызларым белән бергә, без фермага сыер савучы булып эшкә кердек. Көне-төне ,баш күтәрмичә эшләп, берничә ел да үтте дә китте. Авылыбызның  бер комбайнчы егете белән дуслашып киттем. Бер ел эчендә, кечкенә генә туй ясап, бергә яши башладык.  Әниемне дә мин онытмадым, гел  булышырга тырыштым.  Бер елдан  соң  безнең  улыбыз,  Хәмит дөньяга туды. Әмма бәхетебез озакка сузылмады. Җәйнең бер матур көнендә миңа авыр хәбәр җиткерделәр. Басуда , икмәк чапканда, ирем эшләгән  комбайнда янгын килеп чыккан.  Бункер тулы икмәк булган. Шуны коткарам дип, ирем утка кергән. Аны сүндерергә тырышкан. Шунда үзе бик нык пешеп җәрәһәтләнгән. Дәваханәдә, ике көннән җан биргән…
Мин дә , әнием кебек, кабат кияүгә чыкмадым. Улымны аякка бастырырга тырыштым,  укыттым, башлы-күзле иттем.  Киленем, шәһәр кызы, авылга кунакка бик теләмиче кайта иде. Улым белән бик сирәк күрешә башладык. Аның ике игезәк баласын барлыгын танышлар аша белдем. Әмма, 90- елларда, улым һәм киленем ,шәһәрдә эшен югалткач, оныкларым  белән авылга кайттылар. Башта, беренче елларда,  бергә акча  җыеп, иске йортыбыз янында яңа өй салырга керештек. Өч елдан  күчендек. Шунда ук киленем үзен бик кырыс тота башлады.  Ни генә эшләсәм дә аңа ошамый иде. Ашарга да дөрес пешермим, идәнне дә начар юам. Кыскасы,  яратмый башлады ул мине.  Бер юлы, улым эшкә киткәч, мин базга бәрәңге артыннан төшкән идем. Килен ,шунда ук, өстән ябып куйды да, балалар белән урамга чыгып китте. Күпме шунда утырганмындыр, истә түгел. Әмма, нык итеп туңып, соңыннан озак чирләгәнем  истә калды. Шулай  ике ел бергә яшәдек без. Авыр булды, әмма улыма әйтмичә йөрдем.
           Көннәрдән бер көнне, улым яныма килеп миңа:
Әни,  без хатын белән  киңәшләштек. Сине, ничек кенә булса да, картлар йортына җибәрергә  дигән нәтиҗәгә килдек. Сиңа бит аерым тәрбия кирәк. Ә безнең вакытыбыз юк. Эш тә эш.  Курыкма, мин синең яныңы атна саен килермен. Анда бик яхшы. Син, үзеңнең яшьтәшләрең белән бергә, бик шәп яшәрсең.
..Шушы сүзләр белән мине “Картлар йортына” илтеп ташладылар. Әйе, әйе, нәкъ ташладылар. Улым яныма бер кат килде дә, юлны онытты бугай. Юк, мин аны гаепләмим. Аның үз тормышы, үз гайләсе. Мин аларга кыенлыклар гына китерер идем. Шулай итеп инде ничә ел бу тәрәзәгә карап, көтеп утырам аны. Өметемне югалтмыйм. Ул бит мине оныта алмый иде. Әйе, берничек тә оныта алмый иде… Мин шуңа ышанам…
Шушы сүзләр белән Хәлимә апа, авыр сулап куйды. Аның , яшь тулы күзләренә, мин  карый алмадым. Түзмәдем,  нык итеп кочакладым да, үзем елап җибәрдем. Аның улы өчен миңа шулай оят иде. Без әле сүссез генә бик озак утырдык. Шуннан мин:
Кайгырма ,Хәлимә апа. Ул килер. Һичшиксез килер,-дидем. 
Аны ,тагын бер кочаклап, янына тагын килергә сүз бирдем. Озак саубуллаштык без. Никтер гел китәсе килми иде… 
Шулай итеп мин чыгып киттем. Өйгә кайткач, Хәлимә апага ничек ярдәм итергә, бик озак уйлап йөрдем. Һәм, нихаять, аның улына хат язырга булдым.  Хәлимә апаның хәлләрен аңа яхшылап аңлатырга булдым.  Шул ук көнне ,почтага чабып, хатны җибәрдем…

Мин ышанам, Хәлимә апаның улы ,бар хаталарын аңлап, әнисе янына ашыгыр. Соң булганчы ашыгыр. Мин дә аны онытмам. Хәлләрен белеп, янына кергәләрмен. Бу вакыйга мине бик нык уйландырды. Чөнки картлык  һәркемгә дә килер, беркемне дә читләп узмас…
                                                    

Август. 2015 ел.
Мөхәммәтнәбиева Гүзәл.

Мухаметнабиева Гузель Мизхатовна
Возраст: 26 лет
Дата рождения: 01.01.1998