XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Карбизәкле тәрәзәләр артындагы дөнья

Урамда салкын. Бик салкын бугай. Тәрзәләргә чаклы бизәкләр төшкән. Өйдә җылы, рәхәт. Әти белән әни күрше авылда гына яшәүче әбиләргә, хәл белергә китеп бардылар. Мин энекәшем белән өйдә калдым. Аңа биш кенә яшь әле. Шуңа да күбрәк уйнарга ярата. “Әйдә уйныйк, әйдә уйныйк!”, – дип, мине йөдәтеп бетерде. Шашка да уйнадык, домино да. Аннары рәсем ясап алдык. Хәзер үзе генә кубиклардан өй төзеп утыра. Мин “Зоология”дән өйгә бирелгән эшне укыйм. Урамдагы тавышларга колак салам. Менә, гадәттәгечә, каршы йорт янында трактор кабынган тавыш ишетелде. Мин, тәрәзәгә төшкән матур карбизәкләрне тырнагым белән кырып, урам якка күз салдым. Анда Галимҗан абый йөренә иде. Ул өстенә ак тунын кигән. Күрәсең, көне бик салкын бугай. Алай дисәң, аучылар гел шулай актан киенәләр инде. Кышын киемнәре дә актан гына булыр аларның. Менә ул, капкасын зур итеп ачып, аэрочанасын урам якка чыгарып куйды. Бераздан аның янына артына арба таккан зур гына затлы машина килеп туктады. Аннан ике кеше төште. Киемнәренә, йөрү рәвешләренә караганда аларның берсе хатын-кыз иде бугай. Галимҗан абый белән күрешкәч, арбага куеп киленгән аэрочананы төшерергә керештеләр… Мин бозланып каткан тәрәзәне кардан арындырмакчы булып янә кырам. Ә салкын матур кыш, урам яктагы тормышның тискәре күренешләрен күрсәтмәскә теләгәндәй, бармак җылысыннан эрегән тәрзәгә һаман да нәфис бизәкләр төшерә. Мин үҗәтләнеп, бер күзем белән генә булса да, урам якка янә күз салам… Анда миңа таныш булмаган кешеләр бик озак әзерләнделәр, ап-ак матур жылы киемнәр киеп, аркаларына мылтыклар асып, икенче аэрочанага менеп утырдылар. Галимҗан абый һәрвакыттагыча алдан китеп барды, кыска бауга тагылган олы калай әрҗә, буш булгангадыр, мөгаен, борылышларда салулап-салулап ала иде. Аларның ашыга-кабалана ауга чыгып китүләре иде бу. Миңа, ничектер, күңелсез дә, моңсу да булып китте… Бу темага әти белән сөйләшкән чакларыбыз булгалады. “Ник алай?” дигән соравыма ул: “Кызым, кайбер җәнлекләрне аулау тыелмаган бит, бу эшне үтәргә хөкүмәт үзе рөхсәт итә. Минем дә бит ау мылтыгым бар. Махсус урында бикләнеп саклана. Тик мин ул эшне өнәп бетермим”,– дигән иде. Ә башкалар… Әти бу сорауга җавап биреп тормады. Шулай да мин бу гамәл белән һаман килешә алмыйм…Ничек инде бер гаепсезгә хайваннарны ауларга мөмкин?! Ничек?.. Күршедәге аучы Галимҗан абыйны бик мәрхәмәтле кеше буларак кына беләм. Ул бик ачык күңелле кеше, булдыклы, ярдәмчел. Ул үз йортындагы кош-кортларны, йорт хайваннарын гына карап калмый, киек кошларны, урмандагы җәнлекләрне карарга, аларга ярдәм итәргә дә мөмкинлек таба иде. Җәй көннәрендә кыргый хайваннар өчен азык әзерләгәнен дә ишеткәнем бар. «Беларусь» тракторы, урып-җыю өчен аңа көйләнгән төрле техникалары булу шул хакта сөйли. Аэрочанасына тагылган калай әрҗәгә капчык-капчык комбиазыклар тутырып киткәнен дә күргенем булгалады. Мин аны чып-чын урман хуҗасы дип әйтер идем. Эһ… Аның чанасына утырып бер урманга барып карыйсым, читтән генә күзәтеп торасым килгән чакларым да күп булды. Миңа калса, Галимҗан абыйны барлык җәнлекләр дә урман авызына чыгып көтәләрдер, аның янында бөтереләләрдер кебек… Ул китереп ташлаган печән өемнәре янында куян малайлары сикереп йөридер, “мырык-мырык” килеп коры үлән чемченгән кабан дуңгызлары да аны дус итәләрдер сыман… Күңелдә уянган әлеге җылы хисләр мине җәй айларына алып кайта. Без аларның оя-оя каз-үрдәк асраганнарын беләбез. Авыл халкы өчен гадәти хәл инде ул. Ләкин бер кызык күренешкә тирә-күршеләр дә игътибар итми калмагандыр. Бер үрдәк астында чыккан бәбкәләрнең бер ишеләре тора бара оча башладылар. Хуҗалары үрдәкләрне иртән ишегалдына чыгарулары була, шуларның биш-алтысы дәррәү һавага күтәрелеп китүе була. Әллә кайлардан очып әйләнәләр дә тегеләренә янына төшеп кушылалар, аларга ияреп йөри башлыйлар. Аннары янә очып китәләр. Баксаң, алар кыр үрдәкләре икән. Әниләрен төлке тотып ашагач, Галимҗан абый оядагы йомыркаларны алып кайтып утыра торган ана үрдәк астына салган. Болар – шул үрдәк басып чыгарган кошлар. Без аларны җәй буе күзәттек, тамаша кылдык. Киек кошларның туганнарының да, ягъни бер ояда чыккан башка үрдәк бәбкәләренең дә алар кебек бик очасылары килә, ахры, талпынып-талпынып карыйлар, ләкин унбиш-егерме метрдан ары оча алмыйлар. Балаларына ияреп, аналары да канат җилпенгән була. Кызык… Менә көз җитте. Каз өмәләре чоры башланды. Әмма Галимҗан абыйлар кыр үрдәкләренә тимәде. Дөрес, алар үзләре дә көз якынлашуын сизенделәр булса кирәк, югалып-югалып тордылар. Бер ямьле көнне бу кыр үрдәкләре дә еракка, чылбырдай тезелеп баручы калган үрдәкләргә кушылып Африкага юнәлделәр. …Мин урам якта сирена тавышын ишетеп янә тәрәзә янына килдем. Галимҗан абыйлар каршында ашыгыч ярдәм машинасын күреп куркып калдым. Аның янына, кызыллы-зәңгәрле утларын уйнатып, полиция машинасы да килеп туктады. Мин, ни булганын абайларга теләп, урам якны күзәтәм. Озак та үтмәде, бер-бер артлы ике аэрочана кайтты. Галимҗан абыйга нидер булган, ахры. Табиблар, аны аэрочанага тагылган калай әрҗәдән сак кына күтәреп алып, ашыгыч ярдәм машинасына урнаштырдылар, ә абый белән апаны икенче машинага утыртып китеп бардылар. Минем күзләремә ирексездән яшьләр тулды. Миңа Галимҗан абый да, урмандагы киек җәнлекләр дә бик кызганыч булып тоелды бу мизгелдә. Кыргый җәнлекләр бу салкында нәрсә ашап торачак инде дип борчылдым. Алар Галимҗан абыйны һәркөнне көтәчәк бит инде, көтәчәк… Минем яшьле күзләремне энекәшем дә абайлап алды. Уенын ташлап, яныма килеп утырды. “Син ник елыйсың?” – ди. Аннары тәрәзә янына килеп, урам якка күз салып алды. “Син анда нәрсә күрдең?” – ди. Мин ни дияргә дә белмәгәч, еламсырап иңнәремә килеп сарылды. “Әтиләр кайчан кайта инде, ашыйсы килде” – ди. Бергәләп кухня ягына чыгып киткәч кенә тынычланды. Йомырканы сөткә болгатып, пешереп ашагач, дөньясын онытып йоклап та китте. Көн кичкә авышып, энгер-меңгер төшкәч, әтиләр дә кайтты. Дөньялар киңәеп, яктырып киткәндәй тоелды. Мин дәресләр әзерләгән арада әнием тәмле коймаклар да пешерергә өлгерде. Кичке аштан соң без ял көннәрендә генә күрсәтелә торган спектакльләрне карарга дип телевизор каршына тезелешеп утырдык. Мин әтиемә елышып утырсам да уйларым белән еракта, бик еракта идем. Вакыт-вакыт нидер искә төшкән сыман тәрәзәгә карап-карап куям. Ә анда бернинди үзгәреш тә юк сыман. Суык бабай мин урамга күз салган җиргә матур бизәкләр төшереп киткән. Кызык. Төш идеме соң бу көн, әллә өнме?…Әйтә алмыйм.

Валиева Нафиса Ленисовна
Страна: Россия