XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Валеева Айгуль Наилевна
Страна: Россия
Город: Мензелинск
Перевод с русского на татарский
Категория от 14 до 17 лет
Кара елан

Безнең авыл тирәсендә, чокырлы юеш урыннарда , еланнар бик күп иде.

Тузбаш еланы турында әйтеп тә торасы юк, бездә аңа шулкадәр күнеккәннәр,хәтта еланга да санамыйлар иде. Аның зур булмаган үткен тешләре бар , ул тычканнар һәм кошлар тота, тән тиресен дә тешләп алырга мөмкин ,билгеле, аның тешләве зыянлы түгел, чөнки тешләрендә бер агуы да юк.

Әйе , бездә тузбаш еланнары ,чынлап та, күп иде,бигрәк тә ындыр табагы тирәсендәге салам өемнәрендә .Кояш җылыта башлауга, шуннан килеп чыгалар, ыслыйлар, якын килсәң телләрен күрсәтәләр, тик еланнар телләре белән тешләмиләр шул. Хәтта аш-су бүлмәсенең идәне астында да тузбашлар бар иде, балалар , идәнгә утырып , сөт эчә башласа , шуышып чыгалар да тәлинкәгә башларын сузалар, ә балалар тузбаш башына кашык белән сугалар.

Тузбаш кына булса бер хәл. Бездә алардан тыш тузбашныкы шикелле башында буй-буй сары тасмалары булмаган зур кара төстәге еланнар да бар иде. Аларны бездә кара елан дип йөртәләр.Менә шул кара еланнар мал-туарны әз тешләмәде,агулы еланнарга каршы даруларны яхшы белүче Охрим картны чакырырга өлгермәгәндә , малларның ,тау кадәр кебек булып кабарып, егылып үлгән очраклары да булды.

Авылдагы бер малай шул кара елан чагуыннан үлеп тә китте.Елан аны нәкъ җилкәсе тирәсеннән тешләгән , Охрим карт килгәнче , шеш кулдан муен һәм күкрәк тирәләренә таралган , бала саташа , бәргәләнә башлаган һәм ике көннән җан биргән. Мин кечкенә чакта ул агулы елан турында күп нәрсәләр ишеттем , алардан бик курка идем , әйтерсең шул кабәхәт нәрсә белән очрашачагымны алдан ук белгәнмен.

Яз көне ел да инеш ага торган бакча артында печән чабалар иде, җәйләрен анда дымлы була һәм бик куе үлән үсә. Печән чабу вакыты минем өчен бәйрәм иде, аеруча печәнне чүмәләләргә өйгәндә. Печәнлек буенча чабып киләсең дә шул кибәннең эченә чумасың, печән җыючы хатыннар чүмәләләрне тараткан өчен орышып куып җибәргәнче ,хуш исле печән диңгезендә йөзәсең .

Шулай бервакыт гадәттәгечә йөгереп һәм мәтәлчек атып уйныйм . Хатыннар юк, печәнче ир-атлар инде еракта ук, минем янда бары тик Бровко исемле эт кенә сөяк кимереп ята. Бер чүмәлә эченә кереп чумып , бер-ике тапкыр әйләнүем булды, котым алынып очып та чыктым. Ниндидер салкын һәм шома нәрсә минем кулыма орынып китте. Башымнан яшен тизлеге белән кара елан турындагы уй йөгереп үтте һәм нәрсә булды дип уйлыйсыз? Мин тынычлыгын бозган зур кара елан , печән астыннан шуышып чыкты да ,койрыгына басып , миңа һөҗүм итәргә әзерләнде.

Йөгерәсе урынга тораташ катып калдым, әйтерсең лә теге шыксыз елан күз кабаксыз , йомылмый да торган күзләре белән мине сихерләгән.Тагын бер минут һәм мин үлгән булыр идем, шулвакыт Бровко кинәт кенә ук кебек чүмәлә өстеннән атылып төште дә еланга ташланды. Алар арасында рәхимсез сугыш башланды.

Эт еланны тешләре белән өзгәли , аяклары белән таптый; елан исә аның күкрәген, йөзен, эчен тешли.Бер минут вакыт үтүгә, җирдә кара еланның кисәкләнеп беткән гәүдә өлешләре генә ята иде инде, ә Бровко йөгереп китте һәм күздән югалды.

Шуннан соң гына минем тавышым ачылып китте:мин кычкыра , елый башладым, печәнчеләр килеп , чалгылары белән еланның селкенеп яткан кисәкләрен дөмбәсли башладылар.

Ә иң гаҗәбе: Бровко шул көннән юкка чыкты һәм каядыр югалып йөрде. Ике атнадан соң гына ул өйгә кайтты: ябык, нәзек, аның каравы сау-сәламәт.Әти миңа этләрнең кара еланга агуына каршы үлән барлыгын белүләре турында әйткән иде.

Гадюка

Вокруг нашего хутора, по оврагам и мокрым местам, водилось немало змей.

Я не говорю об ужах: к безвредному ужу у нас так привыкли, что и змеёй-то его не зовут. У него есть во рту небольшие острые зубы, он ловит мышей и даже птичек и, пожалуй, может прокусить кожу; но нет яду в этих зубах, и, укушение ужа совершенно безвредно.

Ужей у нас было множество; особенно в кучах соломы, что лежала около гумна: как пригреет солнышко, так они и выползут оттуда; шипят, когда подойдёшь, язык или жало показывают, но ведь не жалом змеи кусают. Даже в кухне под полом водились ужи, и как станут, бывало, дети, сидя на полу, молоко хлебать, так уж и выползает и к чашке голову тянет, а дети его ложкой по лбу.

Но водились у нас и не одни ужи: водилась и ядовитая змея, чёрная, большая, без тех жёлтых полосок, что видны у ужа около головы. Такую змею зовут у нас гадюкой. Гадюка нередко кусала скот, и если не успеют, бывало, позвать с села старого деда Охрима, который знал какое-то лекарство против укушения ядовитых змей, то скотина непременно падёт — раздует её, бедную, как гору.

Один мальчик у нас так и умер от гадюки. Укусила она его около самого плеча, и, прежде чем пришёл Охрим, опухоль перешла с руки на шею и грудь:дитя стало бредить, метаться и через два дня померло. Я в детстве много наслушался про гадюк и боялся их страшно, как будто чувствовал, что мне придётся встретиться с опасной гадиной.

Косили у нас за садом, в сухой балке, где весной всякий год бежит ручей, а летом только сыровато и растёт высокая густая трава. Всякая косовица была для меня праздником, особенно как сгребут сено в копны. Тут, бывало, и станешь бегать по сенокосу и со всего размаху кидаться в копны и барахтаться в душистом сене, пока не прогонят бабы, чтобы не разбивал копён.

Вот так-то и в этот раз бегал я и кувыркался: баб не было, косари пошли далеко, и только наша чёрная большая собака Бровко лежала на копне и грызла кость.

Кувыркнулся я в одну копну, повернулся в ней раза два и вдруг вскочил с ужасом. Что-то холодное и скользкое махнуло меня по руке. Мысль о гадюке мелькнула в голове моей — и что же? Огромная гадюка, которую я обеспокоил, вылезла из сена и, подымаясь на хвост, готова была на меня кинуться.

Вместо того чтобы бежать, я стою как окаменелый, будто гадина зачаровала меня своими безвековыми, неморгающими глазами. Ещё бы минута — и я погиб; но Бровко, как стрела, слетел с копны, кинулся на змею, и завязалась между ними смертельная борьба.

Собака рвала змею зубами, топтала лапами; змея кусала собаку и в морду, и в грудь, и в живот. Но через минуту только клочки гадюки лежали на земле, а Бровко кинулся бежать и исчез.

Тут только воротился ко мне голос; я стал кричать и плакать; прибежали косари и косами добили ещё трепещущие куски змеи.

Но страннее всего, что Бровко с этого дня пропал и скитался неизвестно где.

Только через две недели воротился он домой: худой, тощий, но здоровый. Отец говорил мне, что собаки знают траву, которой они лечатся от укуса гадюки.