XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кадерен беләм.

Бик башлы галим булган

Италиядә Вольт дигән —

Дөньяга электр тогын

Ул уйлап табып биргән.

Аңа кадәр кешеләр

Лампалар яндырганнар,

Ут бетмәсен дип, учакта

Күмерләр калдырганнар.

Бар дөнья якты хәзер,

Рәхәт тә соң замана!

Барда утка тоташкан,

Алмыйбыз без зарлана.

Заводта – станоклар,

Урамда – трамвайлар,

Бар да эшли ток белән,

Шуңа кадерен беләм.

Кирәксезгә яндырмыйм

Өемдәге утларым.

Электр энергиясен

Саклауда бар уйларым.

Шаяхметова Малика Рамилевна
Страна: Россия
Город: Муслюмово