XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Күрше авыл кызы

— Бак-бак-бак-бак! Таныш йортның ишегалдына ут яктысы сирпелүгә, ябылмыйча калган үрдәкләр тавышланырга тотындылар. Юл аркылы урам чатында уйланып утырган егет сискәнеп китте. Менә матур җәйнең икенче аен инде ул шушы чатта утыра. Ошатып йөргән күрше авыл кызының берәр кич булса да урамда очравын көтеп, көн саен диярлек , караңгы төшүгә матаена атлана да, күрше авылга юл тота егет.

Шомырт кара күзле, алсуланып торган йөзле бу кызның исеме – Сылу. Ә егетнең исеме – Газиз. Ул Сылудан бер сыйныфка алдан укый. Бу кыз белән кызыксынып китүе болайрак булды.

Кыш көне мәктәпләрендә чаңгы ярышы үткәрелде. Районның төрле авылларыннан да килделәр бу ярышка. Газиз спортны ярата, әтисе – данлыклы көрәшче, абыйлары да көрәш белән кызыксыналар. Физкультура укытучысы Ринат абый Газизгә дә зур өметләр баглый. Кар бураннары уйнатып старт алган зәңгәр спорт киемле егеткә карап, физкультура укытучысы :

— Шәп чаңгычы чыга бу егеттән, моны чаңгыда куарга да куарга,- дип әйтеп куйды. Ринат абый янында басып торган Сылу да игътибарын шул егеткә юнәлтте. Ничек буранлатып старт алса, финишка килүе дә шулай булды аның. Сылуның чаңгысы ярышка барырга әзер түгел, һава температурасына карап, майларга кирәк чаңгыны. Сылу үтенечен Ринат абыйсына әйтте. Ә укытучы бу эшне зәңгәр киемле егеткә йөкләде. Ә Газиз көчле куллары белән катырак басып җибәрдеме, Сылуның чаңгысының артын сындырды. Сынган чаңгының кисәген тотып торучы Газизгә карап укытучы : — Үзеңнең чаңгыңны киясең дә, сыртыңа Сылуны утыртып, тагын старт аласың инде, — дип шаяртып алды.

Газиз генә Сылуга карап тора, нәрсә ишетермен дип уйлыйдыр инде. Сылу бер Газизгә , бер укытучысына карады да: -Мин сынык чаңгы белән ярышка барып тормам инде, рәхмәт, Газиз, әйбәт булыштың, — дип борылды да мәктәпкә таба атлады. Ринат абый куркытып та карады, “2” ле куям чирегеңә дип тә карады – Сылу бу ярышта катнашмады.

Шул көннән башлап, Газиз бу кире, үзсүзле кызны күзәтеп йөри башлады. Мәктәпкә иртүк килә дә, тәрәзә буенда Сылуның килүен көтеп ала. Сылу мәктәп ишегеннән күренүгә, үзләренең классына кереп китә. Тәнәфестә Сылу укый торган класска кереп, Сылуның классташ малайлары белән тегене-моны сөйләшкән була. Үзе сиздермичә генә Сылуны күзәтә. Чынлап та нык ошый бу кыз аңа. Елмайганда бит уртасында чокырлар хасил була, күзләре төнге күк йөзендәге йолдыз шикелле җемелди, гәүдәсе җыйнак кына, сыгылмалы билле. Кыскасы, башыннан-аягына тикле гашыйк Газиз бу тискәре кызга. Сүз кушарга кыймый, язган хатын да, язды да ертып ташлады. “Ичмасам чаңгысын сындырмаган булсам, я барып эндәшер идем, я озатып куяр идем, болай бигрәк ахмак хәлдә калдым”, — дип ачынып уйлана ул кичләрен. Кыш буе мәктәптә комсомол җыелышлары, түгәрәкләр, төрле кичәләр үткәрелде. Гөр килеп торды мәктәп. Мәктәптән соң китә кызларны капка төбенә кадәр озата барулар. Сылулар күрше авылдан урта мәктәпкә ике кыз, ике малай менделәр. Монда алар арасына кереп булмый, кем әйтмешли, колакларын 1 нче класстан ук тешләшкәннәр. Шулай да Газиз бер көнне тәвәккәлләде, күрше авылга төшүче төркемгә иярде дә төшеп китте. Башта аның ияргәнен сизмәделәр, сукмактан төшкәндә шыпырт кына артларыннан ияреп төште. Авылга кереп, капка төпләренә таралыша башлагач, Газизне Сылуның ике классташы көтеп алдылар, кая баруы белән кызыксындылар. Газизгә дөресен әйтеп бирергә туры килде. Бу авылга юлны онытырга кушып, карда әйбәт үк әвәләп, “әдәпле” генә озаттылар аны. Сылу бу хәлне ишеткәч, аларның бу кыланмышларын бер дә яратмаган, классташ малайлары белән араларыннан җил үткән дип ишетте Газиз.

Менә шулай итеп кыш үтте. Яз көне урман хуҗалыгында укучыларны ярдәмгә питомникка эшкә алып баралар. Төрле агач үсентеләре үстерәләр бу питомникта: чыршы, нарат, юкә, имән, карагай. Шул үсентеләрне авыллар янындагы тауларга, басу яннарына утыртуда мәктәп укучылары һәр яз саен зур ярдәм күрсәтәләр. Менә быел да күрше авылның тавында, басу белән чиктәш урында нарат утыртырга чыктылар. Егетләр көрәк белән үсентегә чокыр казыйлар, ә кызлар яшь үсентеләрне шул чокырга утыртып, су салып, төбен ныгытып таптап баралар. Җилкенеп эшләде бу көнне Газиз, янындагы рәттә Сылу эшли. Аның тырышып эшләп йөрүен күреп тору егеткә көч өсти, кәефен күтәрә, бөтен дөнья якты, матур кебек тоела. Шулай рәхәтләнеп кенә эшләгәндә, авыл өстендә кара төтен күренде. Барысы да авыл ягына карап эштән туктап калдылар. Кинәт бер малай кычкырып җибәрде:

— Зәки абыйның мунчасы яна!

Укучылар барысы да авылга йөгерергә әзер иде, ләкин укытучылар аларны җибәрмәделәр. Сылу гына таудан йөгереп төшеп китте, чөнки Зәки абый аның бабасы иде. Газиз дә Сылу артыннан томырылды, укытучыларның тавышларын ишетсә дә, туктамады ул. Елга аша чиләгенә су алып торган Сылудан чиләген алды да, су тутырып алып, урамга йөгереп менеп китте. Зәки абый капка төбендә утыра, йөзләре качкан, үзе авыр итеп тын ала.

— Өемне коткарыгыз, өемне, картлык көнемдә кеше бусагасын таптауга калдырмагыз, өемне саклагыз, — дип туктаусыз хәлсез тавыш белән кабатлап утыра. Сылу йөгереп килде дә бабасын кочаклап елый башлады. Газизнең бу ике җанны бик юатасы килсә дә, яннарына барып сүз әйтергә кыюлыгы җитмәде. Бәхеткә, янгынга тирә-якны колачларга ирек бирмәделәр, мунчаның да түбәсе генә янып калды, бабайга да хәл керде. Сылуның әтисе белән әнисе икесе дә район үзәгенә эш белән киткән булганнар – алар кайтып җитте. Сылуның әтисе янгын сүндерүчеләргә кулларын кысып рәхмәт әйтте, Газиз дә аның көчле куллары белән очрашты. Эченнән генә: “бу куллар белән нихәл, бабай! – дип күрешсәң иде!- дип уйлады. Сылу да Газиз янына килде.

— Син ничек монда, укытучылар рөхсәт итмәделәр бит янгын янына төшәргә? – дип Газизнең күзләренә карады. Газиз якыннан аның күзләренә туйганчы карады, җавап та бирә алмады, чиләген генә сузды. Сылу матур итеп елмайды да, рәхмәт әйтеп, әтисе, әнисе белән бабасының өенә кереп киттте. Газиз бүген Сылуның үзенә карата бик битараф түгеллеген сизде. Сылу аңа елмайды, беренче тапкыр алар икесе генә күзгә-күз карашып сөйләштеләр. Сөйләштеләр дип, Газиз әйтәсе сүзен кабат, Сылу киткәч кенә әйтте:

— Синең арттан мин җәһәннәм утына да керергә әзер, Сылукай! – диде ул пышылдап кына.

Менә шулай итеп уку елы бетте, Сылуны көн дә күреп гадәтләнгән егет, ичмаса бер күренмәсә бер күренер дип, күрше авыл юлын таптый башлады. Таптау түгел инде, тимер атына атланып оча ул Сылулар авылына. Мотоциклы белән урамнарына ук керми, күпер янында утын әрдәнәсе янында калдыра да, үзе, әкрен генә, Сылуларның өйләре каршындагы чаттагы бүрәнәләр өстенә килеп утыра. Әле ул төшкәндә Сылуларның тәрәзәләрендә утлар була. Кайсы көннәрдә әтисе белән әнисе каяндыр кайтып керәләр, Сылу гына күренми. Шулай тәрәзәләрендә утлар сүнгәнче уйланып утыра да, тагын күрешеп булмады дип, кайтып китә. Яңгырлы көннәрдә җәяү төшә, авыллар арасы ике километр бар, ул аны уйламый да. Инде көн дә тавышларын ишетеп торган үрдәкләр дә үстеләр бугай – тавышлары көннән-көн көчлерәк ишетелә башлады.

Сылу Газизнең үзен көтеп урам чатында утырганын белми калгандыр дип уйласагыз – ялгышасыз, белде ул аны. Көндезләрен Газиз утырган бүрәнәләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмый — йөрәге җилкенә башлый. Чаттан ул үрдәкләрне көн дә су буена төшерә. Үзен ошатып, аны күрер өчен көн дә күрше авылдан төшеп йөрүче булуга ул сөенә үк дип булмый – җанында ниндидер бер шатлык хисе, дулкынлану уяна, күңеленә рәхәт булып китә.

Менә шулай, ике яшь күңел арасында мәхәббәт хисләре уянып килә. Бу саф хисләргә комачауламаска гына кирәк, араларынна нахак сүзләр, көнчелек кермәсә — бу дөньяда тагын бер сөю гөле чәчәк атачак!

Әлегә безнең Газиз көн дә урам чатында үрдәкләр тавышын тыңлап утыра. Үрдәкләре дә күңелгә якын күрше авылның…

Аминов Идрис Рустамович
Страна: Россия