Ә сез беләсезме, борын заманда бакча җиләкләре булмаган икән. Алар барысы бергә бик тату булып бер аланлыкта, серләшеп, дус булып яшәгәннәр. Язгы нурлы кояш җылысында бергә иркәләнгәннәр, ләйсән яңгырларының шифасын бергә татыганнар ди.
Шулай бервакыт бер җир җиләге сукмак буена үсеп чыккан икән. Берүзенә бик ямансу булган. Башка җиләкләр бу хәлгә аптыраганнар, әмма берничек тә ярдәм итә алмаганнар ди. Инде нишләргә дә белмәгән Җир җиләге Җилгә:
– Җилкәй, син бик көчле бит, мине җир җиләкләре янына күчер әле, зинһар, яхшылыгыңны онытмам! – дип ялварган.
– Ии, алсу җиләк, мин сине тамырың белән йолкып ата алам, я яфрагыңны… Миннән зыян гына күрерсең шул, и алсу җиләк… үзең татлы телле, холкың да бик күркәм булганга, мин сине сакларга сүз бирәм! – дигән дә Җил, Җир җиләгенең яфракларыннан сыйпап, юлын дәвам иткән.
Җир җиләге шулай да өметен өзмәгән ди. Кояшка эндәшкән:
– Кояшкай, җылы апакай, нурлыкай! Мине үзебезнекеләр янына күчер әле, үтенеп сорыйм. Син бик көчле бит! Әнә ничек бар дөньяны җылытасың да, яктыртасың да!
Кояш Җир җиләгенә елмаеп караган да:
– Рәхмәт, мине шулай мактаганыңа, олылаганыңа. Әмма мин андый эшне эшли алмам шул. Шулай да урманда иң матур, иң татлы пешкән җиләк булачаксың син! Чөнки син бик әйбәт. Мин синең битләреңне алсулатырмын, матурлармын! – дип нурлы итеп елмайган ди. Кояшның җылы сүзләре Җир җиләгенең күңеленә кергән. Ул алсуланган.
– Без болай ук матур була алмыйбыз шул! Син матур да, эрерәк тә! –дигәннәр аландагы җиләкләр. – Сине Җил һәрчак иркәләп, кояш нурларына юлны ачып тора шул. Яктылык та җитәрлек, Кояш та җылысын сиңа кызганмый.
– Дусларым, көнләшмәгез, мин сезнең янда яшәр идем. Ялгыз күңелсез, менә бөтен юанычым сезнең гөрләшкәнне карап утыру… – дип җавап биргән Җир җиләге.
Көннәрдән беркөнне урманга Кеше килгән ди. Ул юл буенда үскән әлеге Җир җиләген күргән дә, аның эре, сусыл булуына кызыгып, казып алган. Ни булган инде Җир җиләге белән дисезме? Борчылмагыз! Кеше аны бакчасына утырткан да, үрчетә башлаган. Бик кадерләп кенә үстерә, ашата, карый икән. Шуннан бакча җиләкләре барлыкка килгән инде. Әле шуны белмәгәнсездер дә! Ә урмандагы җиләкләр, Кеше килгәнен күрсәләр, яфраклары һәм үлән астына качалар икән. Шунлыктан, аларны урман эчендә табуы да бик катлаулы инде. Әле мин бик күп чын әкиятләр беләм. Беләсегез килсә, сорагыз. Бик рәхәтләнеп сөйләрмен.