XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Күңел күзе

Илнур турында:  “Аңа китап җене кагылган” дияргә яраталар. Әлбәттә, бер дә юкка алай әйтмиләр. Илнур китаплар укырга бик ярата, кайчан карама, аның кулында китап булыр. 5 нче сыйныфта гына укыса да, өйләрендәге китапларны гына түгел, авыл китапханәсендәге китапларны да укып чыкты, дисәң дә, һич ялгыш булмастыр. Көн саен диярлек бара ул анда, икенче көнгә, укып, китапларын илтеп тә бирә.

Бер ял көнендә Илнур чираттагы китапларын укып чыкты да, яңгыр булу сәбәпле, китапханәгә бармаска булды.  Үзенең буш вакытын укымыйча уздыра алмый торган кеше буларак, ул китап киштәсен тагын бер кат күздән кичерергә уйлады. Шунда аның кулына әбисенең бер дини китабы килеп керде. Ул аның аерым битләрен ачып-ачып укыштыргалый башлады. Китаптагы “Кешегә яхшылык эшләсәң, ул синең үзеңә дә әйләнеп кайтачак” дигән җөмлә аны бик кызыксындырды. Шуны укыды да, ул аны тормышта тикшереп карарга уйлады. Үз бүлмәсендә бераз таптанып, уйланып йөрде, аннан әнисенә ярдәм итү фикеренә килде. Әнисе бу вакытта аш бүлмәсендә төшке аш әзерләп йөри иде. Илнур әнисенә бәлеш ясарга булышты, икенче ризыкны әзерләүдә булышып тормады. Ул, үз бүлмәсенә китеп, әнисенә ярдәм иткәннең нәтиҗәсен көтә башлады. Ләкин ул көткән вакытта гына яхшылыгының кире кайтуын сизмәде. Аның кәефе китте. “Бу китаптагы язу дөрес булмаган”, — дип, китапны яңадан кулына алды. Аны фикерләндергән җөмләне кабат табып, укып карады. Әлеге җөмләнең дәвамы да булган икән.

Шул вакытта Илнурның бүлмәсенә әбисе килеп керде. Ул оныгының кулында үзенең китабын күрде, тик, аны-моны әйткәнче, Илнурның китапны борчылып караганын да сизеп алды. Оныгыннан нәрсәгә борчылуын сорады. Илнур, әбисенең китабын укыгач, әнисенә булышуы турында сөйләде. Әбисе елмаеп куйды, чөнки ул килене Гөлназның, улының булышуына күңелләре булып, Илнурның яраткан конфетларын өстәлгә әзерләп куюын күргән иде. Әбисе оныгына эшнең нияте дөрес булуы турында аңлатырга теләде һәм аның игътибарын әнисенең күңеле булуына күчерде. Чөнки һәрбер ярдәм итү эшендә ихлас ният, эчкерсезлек булырга тиеш. Шул вакытта гына кеше үз эшеннән ләззәт таба.

Әбисенең китабындагы җөмләнең төп мәгънәсе дә шунда яшерелгән иде. Ә конфет… Конфет әнисенең улыннан канәгать булуының тышкы формасы гына. Илнур шуны аңлады: үз эшеңнән канәгатьлек, күңел булу конфет рәвешендә түгел, ә әнисенең күңеленнән чыккан рәхмәт сүзе һәм ягымлы карашы рәвешендә икән. 

Дашкин Рамазан Анварович