Әй авылым, авылкаем!
Әй авылым, авылкаем,
Кайда синең бар халкың?
Урам тулы бала-чага
Гөрләгән ямьле чагың?
Әтәчләрең ник кычкырмый
Иртән кояш чыкканда?
Нигә халык көтү кумый
Җыелып ул таңнарда?
Болыннарың япа-ялгыз,
Сакламыйлар бәбкәләр.
Балаларым ашарга дип,
Нигә дәшми әниләр?
Атларына кырын ятып,
Эшкә бармый абзыйлар.
Шатыр-дөбер килеп иртән
Трактор кабызмыйлар?
Халкың синең бердәм иде,
Ярдәмчел һәм дус булды.
Өмәләр ясап, бергәләп
Өй салды, маллар суйды.
Сәбәпләрен һич аңламыйм,
Ни булды соң авылга?
Әллә инде кире юлдан
Киттеме соң авыл да?
Ышанам мин гөрләр әле
Авылым, туган ягым!
Әтәчләре бер кычкырыр
Атканда яңа таңым!