XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Ирләр дә елый икән

Галәветдин шәһәрдән кайткан оныгы Флоридны авылдагы яңа ачылган һәйкәлне күрсәтергә алып китте.

Авылның Үзәк урамында, ышыграк урында ясап куйдылар аны. Иске һәйкәл нык тузган иде шул: буяуларын кояш «ялап» бетергән, һәлак булганнарның исем-фамилияләре сөртелеп, төсен югалткан, иң очындагы йолдызның да өч кенә таҗы калган… 9 нчы майда тантаналы төстә бу яңа һәйкәлне дә ачтылар. Авыл халкы шушы кадерле ядкәргә бик сөенде. Шулай булмыйча: кемдер сугышта әтисен, кемдер сөйгән ярын, кемдер туганын югалткан бит. Яңа һәйкәлдә дәһшәтле сугыш юлларын исән-имин үтеп кайтканнарның да, яу кырында ятып калган батырларның да исемнәре теркәлгән, берсе дә онытылмаган.

Галәветдин юл буе оныгына һәйкәл турында сөйләп килде.

Улым, улым… Иске һәйкәл бигрәк начар булганлыгын бусын сафка бастыргач кына аңладык. Яңасы әллә каян күзне иркәләп тора бит! Очындагы йолдызын да чынга санарлык. Сөбханалла!

Галәветдиннең йөрәге һәйкәлгә якынайган саен ешрак типте. Ул, куен кесәсеннән ак кулъяулыгын алып, битен сөртте. Нинди хисләр кичергәнен бер үзе генә белде карт. Оныгына тарихны өйрәтә бит, ватанпәрварлек хисләрен кабыза! «Бүтән малайлар кебек буш куык булып үсмәсен, «Галәветдин оныгы!» дип торсыннар!»

Менә алар яңа һәйкәл сафка баскан мәйданчыкка атлап керде. Һәйкәлне кечкенә чыршылар уратып алган, ике якта зур карт агач, саргаеп барган яфракларын җиргә төшереп, үсеп утыра. Көз ае булганлыктан, матурлык өчен утыртылган чәчкәләр дә шиңгән, сулган иде. Тик монда эш чәчәктәме соң?!

Вау, бабай! Ничек матур монда, да? – дип хозурланды алты яшьлек Флорид, татарча-русча бергә бутап. – Это здорова, бабай, что новый памятник ачканнар. Теге матур түгел иде, да, бабай? Я видел!

«Әй, балакаем!» дип уйлады эчтән генә Галәветдин. Күңеле нинди чиста, нинди саф әле аның! Бернинди дә бозым кунмаган, ап-ак кәгазь бите кебек күңел…

Улым, кил яныма… Менә карасана, — дип, карт һәйкәлдә 45 нче номер астында урнашкан фамилиягә төртте. – Улым, күр. Менә бу – минем абыем. Саттар исемле булган. Кызганыч, улым, абыем сугыштан кайта алмады.

Бабай, ул тоже воевал? Как и ты? – дип сораулы карашын исемгә төбәде Флорид. Бу карашта тирәнлек, күп белергә омтылыш бар иде.

Әйе, улым. Ул 1941 нче елда ук сугышка алынды. Аңа унсигез тулган гына иде. Бер елдан соң мин үз теләгем белән сугышка киттем. Берәр ничек абый белән очрашырбыз, күрешербез, дип өметләндем. Юкка ышанган булган мин… 1945 нче елда, сугыш беткәч, мин туган якка кайттым. Абыем да кайткандыр, дигән өметем бар иде. Тик ул… – Галәветдин бер мәлгә туктап торды. Тамагына килеп тыгылган төерне йота алмыйча газапланды. – Ул яу кырында ук үлеп калганлыгын, биш ай элек җирләп тә куйганнарын әнкәй әйтте. Әле дә абыем 18 яшьлек баһадир булып күз алдымда тора… – Билгеле, бу сүзләрнең чын асылына алты яшьлек бала-чага төшенә алмады. Ул Саттар исемле кешенең Галәветдингә бик якын булганлыгын һәм хәзер ул юк икәнлеген генә аңлады. Флорид һәйкәлне карап, алдын-артын тикшереп, һәр фамилиягә күз төшереп арлы-бирле йөренде. Галәветдиннең күзе бер генә җиргә – 45 нче номер астындагы Саттар исеменә төбәлгән иде.

Абыем, абыем… Әллә синең гомереңне мин яшимме? 92 яшь бит инде үземә … – диде ул, пышылдап кына. Соңгы сүзләре үзенә дә нык тәэсир итте: елап җибәрде карт. Ирләр дә елый икән шул, гаҗәпләнәсе түгел. «Бабайка» сының елавын күргәч, Флорид нишләргә белмәде. Аңа атасы: «Ирләр еламый! Чын ирләр түзә!» дип өйрәтеп килде бит. Ә бабай елый. Ул чын ир түгелме икән әллә?

Бабайка, син нәрсә? Бабайка! Елама инде! Мужики не плачут, бабайка, — дип Галәветдинне кочаклап алды Флорид. «Елыйлар, улым!» дип уйлады эченнән генә Галәветдин, тик кычкырып әйтәсе итмәде. – Бабайка, телисеңме, мин син яраткан песняны спою? Бабай! Ятладым бит мин аны, бабай!

Шул сүзләрне әйтү белән, кечкенә Флорид, «Герман көе» н сузып җибәрде:

Талда яфрак, миндә сагыш

Сездә нинди хәлләр бар?

Гарифуллина Чулпан Ильшатовна
Страна: Россия