XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Эссеистика на русском языке
Категория от 14 до 17 лет
Җил җырлары.

Беркөн кичен дустым белән

Боз киткәнен күрергә

Велосипедка утырып

Киттек олы күпергә.

Килеп җиткәч, бик озаклап

Елгага карап тордык.

Язгы җилләр бигрәк явыз

Без өшедек, без туңдык.

Кайтырга дип җыенганда,

Бер матур моң ишеттек.

Бер моң “әйдә” диеп безне

Чакыргандай ничектер.

Каян килә бу моң? — диеп

Күпер астын карадык.

Тырышулар бушка китте

Берни таба алмадык.

Ә моң һаман чакыра кебек

“Әйдә суга чум”, — диеп

Безне курку биләп алды

“Су анасы” бу – дию.

 

Кайтып киттек без тизрәк

Ни булмас, төнгә каршы.

Язын кояш бик тиз баей

Йолдызлар чыкты күрче.

Өйгә кайткач, әбекәйгә

Барын да бирдек сөйләп.

“Күпер астында диюләр

Утырсалар дим көйләп”.

Иии.., балалар, матур моңны

Берәү дә бит уйнамый.

Сезнең уегыздагыча

Су анасы моңаймый.

 

Ул моңнарны җил чыгара,

Күпер астына кереп.

“Ә сез су анасы дисез”,- 

Әбекәй куйды көлеп.

Безнең күзләр шар булдылар,

Белмәдек бит без моны.

Кем уйлаган язгы җилләр?

Була дип шундый моңлы.

 

Мингазова Зухра Ильсуровна
Страна: Россия
Город: Село Тойгильдино