XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Иң кадерле…

Иң кадерле…

Өйдә бүген барысы шат-

Бала атлый иң тәүге кат.

Аллы-гөлле бу дөньяда

Сиңа әле бар нәрсә ят.

Бар нәрсә ят,бар да каты

Мәми –тәмле,мәми-йомшак.

Иң танышы-әни исе

Әни-тәмле,әни-йомшак.

Үтә еллар,бар да таныш

Синең өчен бер киртә юк…

Яши-яши аңлый кеше

Әнидән дә кадерлерәк,

Баладан да кадерлерәк-

Бу дөньяда берни дә юк.

Нугуманова Регина Ильдаровна