XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Җиңү көне

Җиңү көне

Җиңү! Бөек Җиңү — бу сүзләрдә

Күпме шатлык, күпме тантана…

Бар җиһанның аяз, тыныч күге

Шушы көннән инде башлана.

Җиңү өчен күпме югалтулар,

Күпме кан, күз яше коелган.

Халкыбызга бу дәһшәтле сугыш

Мәңге бетмәс кебек тоелган.

Җиңү килде ямьле май аеның

Ак чәчәкләренә төренеп.

Тыныч көннәребез кадерен белеп

Яшик әле, яшик сөенеп.

Бурганова Гульназ Алмазовна
Страна: Россия