XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
И ходаем, сугышлардан сакла!

Илемнең бай тарихында

Шактый булган канлы сугышлар…

Еллар үтә, ә яралар…

Ә яралар һаман сыкрыйлар.

Мең тугыз йөз кырык беренче ел,

Егерме икенче июнь.

Сызылып кына таң ата,

Кояш җирне назлап уята.

Хәвеф көтми беркем беркайдан да,

Изрәп йоклый сабый балалар,

Тик явыз Гитлер бу вакытта

Ил чигендә башын калкыта.

Сугыш игълан итми генә,

Ерткычларча безгә ташлана.

Дүрт елга сузылган сугыш,

Бөек Ватан сугышы шулай башлана.

Фашист-ерткыч илебезне

Буйсындырып, кол итәргә тели,

Шәһәр-авылларны, утка тотып,

Яндыра, җир белән тигезли.

Кешеләрне мәсхәрәли, үтерә,

Нинди генә җәза уйлап тапмый.

Максатына ирешә алмый,

Хәтта бала аңа буйсынмый.

Ачуыннан котыра, тилерә,

Әмма ул барыбер чигенә:

Илебезнең батыр солдатлары

Фашизмны оясында дөмектерә.

“Ура!“ Җинү авазы яңгырый!

Яңгырый ул ерак Берлинда.

Батыр солдат, Җинү яулап,

Алып кайта аны Ватанга.

Илем быел җитмеш беренче тапкыр

Бәйрәм итә Бөек Җинүне!

Рәхмәт сиңа, солдат, чын йөрәктән,

Яулап алган өчен Җинүне!

И Ходаем! Сугышлардан сакла!

Сугышлардан сакла син безне!

Галиуллина Аниса Раисовна
Страна: Россия