XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Хыяллар

Балык тоту — минем яраткан шөгыльләремнең берсе. Һәр көнне кич белән мин, берәр сәгатькә, безнең бакча артында гына булган күлгә кармак салам. Гел калкавычка карап кына , ялыгып утырмас өчен, үзем белән кызыклы китап та алып җибәрәм. Син балык тотуның тәмен белмисең, дигән булалар. Белмәсәм ни, кызларга ярый ул. Аның каравы, мин вакытның кадерен беләм. Шушы ысул белән берничә китап укып чыктым, мәчегә дә көн саен кичкә ашка балык кайта. Соңгы көннәрдә азрак эләгә башлады әле, шуңа күрә кичә җим сибеп калдырдым.

Бүген күлгә килсәм, минем урында таныш түгел малай балык тотып утыра. Урынны алганга ачуым килсә дә, сиздермәдем.

— Тоттыңмы?- дип сораган булдым.

Бик сүзчән малай булып чыкты бу. Миңа китап укырга ирек бирмәс, ахрысы. Кыска гына вакыт эчендә күп кенә мәгълүмат белеп өлгердем. Күрше авыл мәктәбендә, минем кебек 7 нче сыйныфта укый икән. Табигать кочагында йөреп, мәтрүшкә, үги ана яфрагы, әрем кебек дару үләннәре, кышка каен себеркесе җыярга ярата икән. Китаплар да укыштыргалыйм, ди. Үзе турында сөйләгәндә минем турында да сораштырырга онытмый.

Мин кайтып киткәч тә утырып калды ул. Шунысы гаҗәп, гел бер урында утырды, селкенмәде дә.

Икенче көнне мин килгәндә ул тагын шул урында иде. Әйтергә онытып торам икән, аның исеме Рифат бит. Мине күргәч. Рифат сөенченнән балкып китте. Без бүген хыяллар турында сөйләштек. Рифатның хыялы — тауларга менү икән.

— Биеклектән аска карыйсым килә. Син бөтен кешедән дә өстәрәк торасың. Ә аста шырпы кабы кебек өйләр тезелеп киткән, кырмыскалар шикелле кешеләр хәрәкәтләнә. Бу турыда уйласам да күңел сөенә башлый.

Әллә бераз сәеррәк инде бу малай. Тапкан хыялланырга, таулар имеш.

— Ә синең нинди хыялың бар?-дип сорады Рифат миңа карап.

— Минем Мәскәүгә җиләк апаларга кунакка барасым килә. Тик әтиләрнең вакытлары юк,- дидем мин.

— Мәскәүне күрергә теләү дә матур хыял,-диде малай. — Илебезнең башкаласы бит ул, тарихы. Шуннан ул Мәскәү турында сөйләп китте. Гади генә малай түгел бу, белмәгәне юк моның. Бүген дә миннән балык тотып калды ул.

Яңа көн туды. Мин көннең кичкә авышканын түземсезлек белән көтә башладым. Исәбем- су буена Рифаттан алдарак килеп утыру.

Мин күл буена килгәндә беркем дә юк иде. Кармакларымны суга салдым, берничә көн укымаган китабымны ачып куйдым. Бераздан минем янга ак төстәге машина килеп туктады. Әти яшендәге бер абый аннан төшеп, яшел чирәмгә җәймә җәеп куйды, аннан соң кармакларны җиргә атты. Шуннан соң машинаның арткы ишеген зур итеп ачып куйды да, Рифатны күтәреп чыгып җәймәгә утыртты. Минем күзләрдә гаҗәпләнү булса, малайның күзләреннән шатлык очкыннары сибелә иде. Минем тагын бер хыялым артты. Аяклары йөрмәгән дустыма мин аны әлегә әйтә алмыйм.

Шамсутдинова Хадиджа Маратовна
Страна: Россия
Город: Казань