Ерактагы туганнарга
Әнием яза хатлар.
Сәламнәрне җиткерер, ди,
Күңел җылысын саклап.
Дусларыма хатларны
Бик еш язамын мин дә.
Телефоннан SMSлар
Җибәреп торам көн дә.
Сагынуымны белдереп,
Смайликлар да куям.
Дусларым да сагынганнар,
Күңелем белән тоям.
Әнием әйтә: “Чын хатлар
Саклый саф йөрәк хисен.
Аларда күреп була
Сагынуларның төсен”.
Ерактагы дусларыма
Кич утырып хатлар язам.
Күңелемдәге хисләрне
Кәгазь битенә салам.