XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
» Гаиләм тарихы».

«Чын кеше икәнсең үткәнеңне исеңдә тот»,-диләр. Бу сузләрдә хаклык бар.

Мин дә буген әниемнең күзләре аша үткәннәргә күз салам.

Әни ягыннан бабайлар төп Нөркәйнекеләр. Кайчандыр Нуркай карт килеп утырган булган бу урыннарга. Чагыл тавы белән Чәүкә тавы арасында ул вакытларда куе агачлык булган. Агачлар арасыннан тын гына елга аккан. Менә шушы Нөркәй авылында Салихзян бабай 1886 нчы елда туа. Ул бик башлы булган. Маһинур әбинең бертуган абыйсында , ә ул бай булган, сатучы булып эшләгән. Соңыннан колхозлашу башлангач, беренчеләрдән булып колхозга керә. Анда аны МТС ка бухгалтер итеп куялар.

Гаиләдә 16 бала дөньяга аваз сала, тик үз чорына хас чирләр 10 баланы яшьли гүр иясе итә.6 бала исән-сау үсеп җитә. Фамилияләре Салихзянов булса да, аларның фамилияләре документларда Салихов булып китә, әтиләренең исемнәрендә Салих дип кыскарталар. Бабай үзе кулак булмаса да, кайбер ялагай һәм көнчел авылдашлары алар өстеннән гел “кулаклар”дип язып торалар. Менә шуңа да, бабай балаларының фамилияләре һәм әтиләренең исемен үзгәртүгә каршы килми.Тик бу чаралар барыбер ярдәм итми. 1919 нчы елда туган Салихов Нәҗип Салихзян улы, Минзәләгә барып трактор йөртү курсларына керә,тик артыннан”кулак баласы” дигән хат барып төшә. Ике тапкыр аны кире боралар.Ә өченче бару вакыты 1941 елда, нәкъ сугыш башланган вакытка туры килә. Шулай итеп, ул сугышка беренчеләрдән керә. Аны танк командиры итеп куялар.1942 нче елда хәбәрсез югалды диелгән хәбәре килә. Тик аны Тукай районы кешеләре 1947 елны Германияда очраталар. “Мин кире авылга кайтмыйм. Анда кайтсаң да тагын кулак баласы дип яшәргә бирмәячәкләр”,- ди. Маһинур әби аны соңгы сулышына кадәр көтә. 1921 нче елгы Салихов Габдуллада сугышка абыйсы артыннан китә. Ул исән –сау әйләнеп кайта. Әни әйтә:”Ул һәрчак медальләрен тагып йөрде. Күкрәге тулы иде алар”,-ди. Башта Таҗикстан якларында яшәп, аннары Яр Чаллыда яши. Катерина апа белән тормыш корып 3 бала үстерәләр. Бугенгесе көнне ул да фани дөньяда. 1923 нче елгы Салихов Касыйм абыйда сугыштан читтә калмый. Исән- сау кайтып ,Таҗикстан якларына юл ала. Ахырда кайтып, абыйсы Габдулла янына Элеватор тавы поселогында төпләнеп яши. Банат апа белән бер кыз үстерәләр. Касыйм абый берничә ел элек кенә үлде. Банат апаның үлүенә яңа әле, аны югалту яралары әле җөйләнмәде. Мосалия апа яшьли Тажикстанга чыгып китә. Шунда кияүгә чыга, бер кыз үстерәләр. Исән булса бүгенгесе көнне оныклары һәм оныкчыклары белән юаныр иде. Мөҗип абый да бүгенгесе көнне юк инде. Аларда Тажикстан якларын урап кайтып,Элеватор тавында урнашкан. Нишләп соң болар бар да Татарстаннан читкә чыгып киткәннәр дә, әйләнеп кайтканнар диярсез. Сәбәбе бер, Маһинур әбинең абыйсы кулак булуында. Аны кулак дип сөргәннәр. Аны гына түгел ,байтак кешене бу авылдан сөрәләр. Алар авылдан чыгып киткәндә бик нык рәнҗеп чыгып китәләр. Әбиләр хәзердә сөйлиләр. Төнлә кузгалганнар алар юлга. Зиарат буена менеп җиткәч, рәнҗү сүзләре авылга яңгырый :” Алга да китмә,юкка да чыкма!” Әллә күз яшьләре төшә, әллә рәнҗешләре тота авылны,авыл хәзер алар теләгән хәлдә тормыш кичерә. Менә шул мәңгелек “кулак” клеймосы Салихзян бабайның балаларына да җиткән. Безнең Назыйф бабай Нөркәйдә төпләнеп калган. Гаиләдә ул иң кечкенәсе. Исән булса аңа инде 83 яшь тулыр иде. Бервакытта да өйләреннән кеше өзелмәгән. Механизатор, мич остасы, балта остасы, умартачы. Күрше авылдан йөреп укучылар юл беткәндә кунып чыкканнар, каяндыр читтән килгән артистлар куна килгәннәр, ә ул вакыттагы авыл саен сатып-алу белән шөгыльләнгән кара халыклар 10ар көн яшәгәннәр. Бу өйнең ишеге һәр кергән кешегә ачык булган. Аның 3 баласы да инде тормышлы. Олы улы военкоматта ,подполковник. 4 кызы бар. Кече улы механизатор. 3 кызлары бар. Кызы Марина- безнең әни. Без гаиләдә 8 бала.

Королев Кирилл Маратович
Страна: Россия
Город: Мусабай-Завод