Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Гаиләм-изге хәзинәм

Гаилә никадәр нык булса,

аннан килгән җылылык

та шулкадәр көчле була.

Бу сихри һәм гаҗәеп күркәм дөньяда яшәүче һәр кешенең яраткан, аның өчен гомерен бирергә әзер булган хәзинәсе була. Минем өчен дөньяда булган барлык асылташларга да алыштырмаслык шундый зур хәзинә — ул минем яраткан бердәнбер гаиләм! Адәм баласы нинди генә авырлыклар кичереп яшәмәсен, аның йөрәк түрендә барыбер гаиләсенә карата булган җылылык саклана. Әлеге җылылык, йөрәккә генә сыймыйча, бар булган якын кешеләренә яшәргә көч биреп, үзенә бертөрле ямь өстәп тора.

Мин үземдә нәкъ шундый җылылык тоям, һәм бу җылылык, әлбәттә, яраткан гаиләмә карата. Аны минем күңелемдә кем уятты соң?! Билгеле инде, әти-әнием! Алардан да яхшырак, алардан да күркәмрәк кешеләр минем өчен бу дөньяда юк.

Гаиләне мин йодрык белән чагыштырам. Йодрыкта бөтен бармаклар да бердәм. Гаилә әгъзалары да шулай бердәм булырга тиеш. Гаилә яхшы булсын өчен , иң беренче бер-береңә хөрмәт һәм мәхәббәт кирәк.Шулай булганда гына гаиләдә җылылык, бәхет, игелек була. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала. Иң мөһиме- гаиләдә барысы да сәламәт һәм бәхетле булсын.Синең мәктәптән кайтуыңны җылы ашлары , тәмле ризыклары белән әти- әниен каршы алса, ягымлы карашлары, матур сүзләре белән иркәләсә, моннан да зур бәхет бармы?!

Очыйм дисәм, оча алам,

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул- әтием дә,

Әнием дә бар минем.

Әти-гаиләдә хуҗа кеше. Аннан башка бер эш тә эшләнми. Ул — гаиләнең тоткасы. Минем әтием механизатор булып эшли, басуда иген үстерә. Ул-язгы чәчү вакытында ел да “Кыр батыры” була. Аның кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Ул тәвәккәл,тырыш. Мин аның белән горурланам. Аңа охшарга тырышам.

Әти – алтын багана, гаиләдә ул терәк,

Тынычлык, иминлек сагында ул кирәк.

Әти – безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.

Әти – көчле, әти – батыр, әти – безнең куаныч.

Гаиләдә иң кадерле зат — әни кеше. Ул-гаилә учагын саклаучы. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагы кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса , тормышның яме , ашыбызның тәме булмас иде.

Әнием, бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым!

Әнием укытучы булып эшли. Ул мәктәптә бик күп балаларга белем бирә. Өйдә тәмле ризыклар пешерә, матур гөлләр , чәчәкләр үстерә. Ул мине бик ярата. Мин дә аны бик яратам, борчымаска тырышам, өй эшләрендә булышам.

Әнием үзе дә укытучылар гаиләсеннән. Әбием белән бабам да укытучы булган. Бабам оста гармунчы , җырчы иде. Әбием кул эшләренә, аш-суга бик оста. Безгә җылы оекбашлар бәйли, тәмле әйберләр белән сыйлый.

Мин үземнең гаиләм белән бик горурланам. Гаиләдә һәр кеше җылы сүзләрен кызганмыйча әйтсен, туганнарын яратуын һәрчак исләренә төшереп торырга өйрәнсен иде. Бу- гаиләдә иң кирәкле әйбер. Гаиләне беркайчан да, бер нәрсәгә дә алыштырып булмый. Чөнки ул- бердәнбер хәзинә. Әтием белән әниемнән алган мәхәббәтне, назны, алар тәҗрибәсен мин дәвам иттерергә уйлыйм. Шул максаттап чыгып, без гаиләбезнең нәсел шәҗәрәсен төзедек. Һәм ул буыннан буынга тапшырылыр, тулыланыр һәм беркайчан да өзелмәс дип ышанам.

Өйдә имин булсын, диеп,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк!

Хакимов Денис
Возраст: 18 лет
Дата рождения: 01.01.2005
Страна: Россия