Апрель ае, матур яз ае,
Елгаларда ташып су ага.
Апрель ае, бөек Тукайны
Алып килде безнең арага.
Көзен киткән кошлар кире кайтты,
Котларга дип бөек Тукайны.
Бар дөньяга ишетелерлек итеп
Бәйрәм итик әле без аны.
Бөек Тукай, сине онытмыйбыз,
Узса да бик озак гасырлар.
Синең язган матур шигырьләрең
Мирас булып безгә калдылар.