Яшьли ятим калгансың,
Ачы күз яше түккәнсең;
Салкыннарда туңып,
Ишек төпләрендә торгансың.
Авырлыклар күрсәң дә
Кеше булып калгансың.
Илең, халкың өчен диеп,
Бар тырышлыгың куйгансың.
Онытылмый зур иҗатың
Саклана гасырларда.
«Су анасы», «Шүрәле»ләр
Ул безнең күңелләрдә.