XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Гүзәл авылыма

Бер җирдә юк синдәй гүзәл авыл,

Нинди бәхет синдә тууым.

Син җиремнең йөзек кашы сыман,

Чаллы Башы — туган авылым.

Җиде буын бабам кабере шунда,

Тәпи атлап киткән сукмагым.

Йөрәгемә якын булган җир ул,

Башка беркайда да булмастыр.

Туган нигез чишмә кебек изге,

Яшел чирәм – тоташ бер келәм.

Киләчәге аның якты булыр,

Матур булыр — шуны мин беләм.

Ибрагимова Фируза Ильсуровна
Страна: Россия
Город: Село Простые Челны